Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ярышлардан кайтканда

Мамадыш районы Кече Кирмән мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Әмир Фәрхуллинның яңа шигыре.

Әмирның башка шигырьләре ► шәхси блогта


Чипсы, дошик, орео, вок.

Ярышка укучылар

Ала пицца, пепси, хотдог

Шыплап тулган сумкалар.

 

Түзалмый исләргә шофер.

Тулган автобуска ис.

Юлыбыз бигрәк озын шул.

Кемгә – ашау, кемгә – хис.

 

Бетерәм дип, чипсы исен

Мескен абый нишләсен?

Шофер ача тәрәзәсен.

Автобусы җилләсен.

 

Кинәт кушылдылар өч ис.

Утырганмын мин алда.

Борынны качырдым бик тиз.

Ник утырганым анда?

 

Чыгам дигәндә шәһәрдән

Артта “пип”, “абау”, “и!”, “уф!”

Ул туктады. Тик нәрсәдән.

Шофер абый чырае – “пуф”.

 

Кабызды ничектер абый,

Киттек! Алып телефон,

Бөтен бала майнкрафт уйный:

Зомби, крипер, скелетон.

 

Карадым мин тәрәз аша:

Чыршы,нарат, каеннар.

Конкурслардан кайткан сыман

Ябыкканнар, талганнар.

 

Кайтып та җитәбез бугай,

Ярышлар калды артта.

Безнең вакыт үтә шулай.

Кызык та, уйларлык та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызык кына чыккан бу?