Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Якты хатирә

Тәрәзәне ачып җибәрүгә, Рөстәмнең битенә җылы йомшак җил бәрде.

Ул тирән итеп сулыш алды да аны кире ябып куйды. Апрель аеның уртасы булуына кармастан, көн әле артык җылынмаган иде.

Рөстәмнең күзе өстәлдә торучы фоторамкага төште. 23 бала бер-берсенә карап, ниндидер вакыйгалардан көлеп утыралар иде. Бу фотосурәт аларның чыгарыш кичәләрендә ясалган иде. Әле 18 яше яңа гына тулган балалар тормышка аяк басарга әзерләнәләр, аларның йөрәкләре киң, алда билгесез вакыйгалар көтә. Боларның барысын да аларның янып торган күзләреннән укып була.

Үзе дә теләмәстән, Рөстәм 11нче сыйныфта булган вакыйгаларга кайтты. 1нче сентябрьдән башлап аның бөтен дөньясының асты өскә килгән иде ул елны, чөнки аларның сыйныфларында УЛ пәйда булды. Коңгырт күзләре, бөдрәләнеп торган озын кара чәчләре белән ул барлык малайларны да таң калдырды. Ләкин Рөстәм бик тыйнак, кеше белән аралашмый, имтиханнарга әзерләнүдән башканы белми торган егет иде. Зөләйхага да ул башта игътибар итмәде. Ләкин шушы кыз аның янына партага килеп утыргач, барысы да шулай үзгәрер дип кем уйлаган соң?!

– Мин Зөләйха булам, ә син? – дип, кыз кулын сузды.

– Рөстәм, – дип кенә җавап кайтарды ул.

Шуның белән бетте дә китте. Беренче айларны ул бүтән малайлар кебек аның тирәсендә дә йөрмәде, бүләкләр дә бирмәде.

Зөләйха бик аралашучан, ачык йөзле кыз булып чыкты. Беренче атнада ук барлык класс белән дуслашып чыкты. Гаиләсе белән шәһәрдән авылга күчүенә карамастан, бер дә үзен әллә кемгә куеп йөрмәде. Шуның өчен аны укытучылар да бик яратты. Ләкин Рөстәм генә аңа артык игътибар итмәде.

Бер көнне химия дәресендә аларны парларга бүлеп, практик эш тапшырдылар. Менә шушы вакыттан барысы да үзгәрде дә инде. Рөстәм белән Зөләйха практик эш эшләгәндә, вакытларын гел бергә үткәрделәр. Үзләре дә сизмәсәтән, алар бер-берсенә гашыйк булдылар.

11 ел буе классташлары белән сөйләшмәгән малай кинәт кенә кеше арасына кереп китте. Барлык бәйрәмнәрдә дә катнашырга теләген белдерә башлады. Укытучылар эшнең нидә икәнен аңлый алмасалар да, сыйныфташлары аңлады. Рөстәм белән Зөләйханың киләчәктә бергә булачакларына берәү дә шикләнмәде...

Инзилә Салихова, Мамадыш районы, Дүсмәт мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев