Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Яхшылыкка яхшылык

Әнисе, кызына карап, күз кысып куйды. Энҗе дә елмайды. Ул, әнисенең көндезге сүзләрен кабатлап: “Рәхмәт, апа, яхшылыгыгыз үзегезгә яхшылык булып әйләнеп кайтсын!”-диде.

Бер көнне әнисе Энҗене, мәктәптән кайтуга ук: “Кызым, кичкә кунаклар килә, бер торт кына сатып алып кайтчы, калган акчага кәнфитләр ал, кунак кызларын сыйларсың”, -дип, кибеткә чыгарып җибәрде. Энҗе, әнисе биргән акчаны алды да кибеткә китте. Ул инде калган акчага нинди кәнфитләр аласын белә: үзе яраткан чикләвекле кәнфитләр алачак ул.

Кибеткә керү белән,  кыз кечкенә бала елаган тавыш ишетте. Караса, күрше подъездда яшәүче Миңсылу әби үзенең оныгын тынычландыра алмый азаплана. Кечкенә Марат, аяк тибеп, әбисеннән шоколад сорый, ә әбинең акчасы җитми икән. Малай берни аңларга теләми, елый да елый. Энҗегә чарасыз калган әби бик кызганыч тоелды. Ул, тиз генә торт барып алды да, калган акчаларын әбигә тоттырды. “Мә, Миңсылу әби, алып бир Маратка теләгән шоколадын”, -диде. Әбинең йөзләре яктырып китте. “И рәхмәт яусын, балам, ипилек кенә акча алган идем шул үзем белән, иртәгә үк әниеңә кертеп бирермен”, - дип, Энҗе биргән акчага оныгына шоколад алып бирде. Марат, теләгенә ирешкәч, шунда ук тынычланды.

Өйгә кайткач, Энҗе әнисенә калган акчасын Миңсылу әбигә бирүен сөйләп бирде. Әнисе: “Дөрес эшләгәнсең, кызым, кешеләргә ярдәм итү-зур яхшылык ул. Эшләгән яхшылыгың үзеңә яхшылык булып әйләнеп кайтсын”, - диде.

Менә кич җитте, кунаклар килде. Кунак апаларның берсе, кызларга күчтәнәчкә дип, нәкъ Энҗе яраткан чикләвекле кәнфитләр алып килгән иде. Әнисе, кызына карап, күз кысып куйды. Энҗе дә елмайды. Ул, әнисенең көндезге сүзләрен кабатлап: “Рәхмәт, апа, яхшылыгыгыз үзегезгә яхшылык булып әйләнеп кайтсын!”-диде.

 

Гөлшат Хафизова, Яр Чаллы шәһәре 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы А сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев