Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Яңа тормыш

"Дәвам итәбез ..." бәйгесенә.

Айдарның күңелен сөенеч тә, бераз гына курку да биләп алды. Иртәгә ул яңа мәктәпкә бара.

Быел җәй Айдарлар гаиләсе элек яшәгән Ак Чишмә авылыннан Әлмәт шәһәренә күченеп килде. Әти-әниләренә яңа фатир бирделәр һәм әтисенең эш урыны да шәһәрдә иде. Эшкә йөрергә дә уңайлырак булыр, Айдар да үсеп килә, шәһәрдә мөмкинлекләр күбрәк дип, күченергә уйладылар алар.

Айдарга, әлбәттә, туган авылы, яраткан мәктәбеннән аерылу җиңел булмады: иң якын дуслары Ирек белән Булат аның белән шәһәргә китә алмыйлар иде шул. Тик бер нәрсә Айдарның йөрәген җылытып тора: авылда әби-бабасы яши бит әле аның, аларга кунакка кайтачак бит ул! Аннары шәһәргә күченү – малай өчен куаныч та, чөнки яңа фатир, яңа урын, яңа мәктәп, яңа дуслар...

Шәһәргә күченеп килгәч, гел биек йортлар гына күз алдында булыр дип уйлаган иде ул. Ямь-яшелгә төренгән, чиста итеп җыештырылган, өлкәннәргә дә, кечкенәләргә дә ял вакытларын матур табигать кочагында рәхәтләнеп үткәрергә мөмкин урыннары күп икән бит Әлмәтнең! Җитмәсә, кызу, эссе көннәрдә күлдә су коенырга да мөмкинлек бар. Әлегә бер тапкыр гына су керергә барып кайтса да, җәй беткәнче, әле күп тапкыр өлгерер...

Озакламый җәй бетәчәк, август аеның соңгы көннәре көз белән очрашырга җыена. Ә Айдарның башында гел бер уй: нинди булыр икән аның яңа мәктәбе? Яңа иптәшләр белән дуслашып китү ничегрәк булыр икән?...

Яңа бүлмәсенең яңа шкафы эчендә яңа мәктәп формасы яңа уку елын көтеп эленеп тора инде. Каләм, дәфтәр, сызгыч, бетергеч кебек кирәкле әйберләр салынган яңа сумкасы да ишек төбендә мәктәпкә китәргә әзерләнгән. Бүген бик озак йоклап китә алмаячак Айдар. Аның күз алдында яңа укытучылары, сыйныфташлары, яңа дуслары... һәм тагын мәктәп бинасы, таныш булмаган кызлар, малайлар... Шундый уйлар белән ул йокыга киткәнен сизми дә калды.

Бүгенге иртә ничектер башка төрлерәк тоелды Айдарга: кояш әллә кайчан күтәрелгән дә малайның йокыдан уянганын көтеп утыра сыман. Ә чынлыкта исә әле бик иртә иде. Айдар, тиз генә торып, урын-җирен җыештырды да, ашап, киенеп, яңа мәктәпкә юнәлде.

Башка укучылар да мәктәпкә бара, аларның да кулларында чәчкә бәйләме, алар да, сөенеп, иптәшләрен, укытучыларын күрергә ашыгалар. Айдар элеккеге мәктәбе, дуслары турында уйлап алды: алар да шулай ашыгалардыр...

Менә егет гимназия бусагасын атлап керде. Беренче номерлы бу гимназия Риза Фәхретдин исемен йөртә икән! Айдар ул бөек кеше турында күптән белә. Авыл мәктәбендә укыганда, сыйныфташлары белән Кичүчат авылында урнашкан Ризаэддин Фәхретдин музеена да барганнар иде алар. Аннары күргәннәрен, белгәннәрен инша итеп тә язган иде. Боларны искә төшергәч, әллә ничек рәхәт булып китте аңа. 

Яңа сыйныфташлары, укытучы апалары белән танышу Айдар күнеленә бик ошады. Ак күлмәк, чалбар, костюм кигән, инде үсеп килә торган егетләр, озын толымнарын икегә үреп, пөхтә киенгән кызлар аны шатланып каршы алдылар. Сыйныф бүлмәсенә җыелгач, укытучы апалары Айдар белән таныштырды, аның акыллы, тәртипле, тырыш булуы турында әйтте.

Шулай итеп яңа мәктәптәге тормыш башланып китте. Җирән чәчле, сипкелле генә бер малай Айдарлар яши торган йортта тора булып чыкты. Сөйләшә-сөйләшә атлый торгач, өйгә кайтып җиткәннәрен сизми дә калдылар. Җирән чәчле малай дигәне Ислам исемле икән, уку ягыннан калышмый, футбол уйнарга ярата, җитмәсә, көлке сүзләр белән Айдарның кәефен дә гел күтәренке итә.

Тора-бара малайлар аерылмас дусларга әверелделәр. Спорт ярышларында иң активлары да алар булды. Хәзер ул гимназиядән башка тормышын күз алдына китерә алмый иде. Монда ул яңа фәннәр – география, биология, җәмгыять белеме белән танышып, тормыштагы күп нәрсәләрнең серенә төшенә башлады.

6Б сыйныфы укучылары рәтендә Айдарның шәһәрдәге беренче уку елы үтеп тә бара. Иптәшләре арасында хәзер ул «үз» кеше. Гимназиядә оешкан «Китап төпләүчеләр» түгәрәгенә Айдар дусты Ислам белән йөри. Алар белә: китап – бик кыйммәтле нәрсә. Исламның тел байлыгы менә кайдан икән – белмәгән әйбере юк! Хәзер инде Айдар да «кәкре каенга терәтү», «энәсеннән җебенә кадәр» дигәннәрне тиз аңлый башлады. Ислам әйтмешли, «каләм тибрәтергә» дә күп сорамый. Яңа мәктәп аның өчен яңа баскыч булды..

Эльвира Гобәйдуллина, Әлмәт шәһәре, Риза Фәхретдин исемендәге 1нче гимназия, 6Б сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев