Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Җәй кояшы гел тигезли Җанда булган кытыршыны...

Гөлназ Әхмәдиева Балтач районы Түнтәр урта мәктәбендә укый. 11нче сыйныф укучысы ул. Шуның өстенә уңыш казанган блогер да, инде әп-әзер журналист (безнең иң актив хәбәрчебез), хикәяче... Ә бүген исә без сезнең игътибарга Гөлназның шигырьләрен дә тәкъдим итәргә булдык. Кызыклы, үзенчәлекле шигырьләр бит, әйеме? Афәрин, Гөлназ!

ШУНДЫЙ ЯШЕҢ

Җиңел сула!

Чәчләреңнең җирәнлеген

Яшьлегеңнән берүк яшер.

Исәр давыл,

Син керфегең какмассың да –

Әле синең шундый яшең.

 

Исең китәр...

Үз хисеңне үзең, бәлки,

Аңламассың төгәл генә.

Дөнья чабар.

Барын чибәр күрерсең син.

Тик таянма иягеңә!

 

Сине генә

Сөя ахры галәм чиге,

Сине уйлап кына каушый.

Һәм ашыга

Яшьлегенең таңнарыннан,

Күзен салмак уа башлый.

 

Чабар көннәр,

Ышандырмыйм, булыр шактый.

Дөнья үбә-үбә сине мактый!

Син ышанма аңа,

Үтенәмен. Шулай кирәк, димәк.

Димәк, синең әле бик яшь йөрәк.

 

ҮЗЕҢ – КОМПАС УГЫ

Кулың буйлап

Нәзек җилләр генә

Яздырырлар сине юлыңнан.

(Ә шуннан?)

Тәмлә әле: яңгыр суы

Шифалырак лимон согыннан.

 

Яңагыңнан

Кытыклаган җилләр

Нәзеклеге белән үтемле.

Әле үтелмәгән

Тоташ яшьлегеңнән

Җитмеш-кырык тапкыр үт әле!

 

Күп әле! Син –

Эчелмәгән шәраб,

Кагылмаган соңгы өмет,

Үбеп-үбеп

Бар ителгән Җирдә

Дөньялыкның бер олыны кебек.

 

Тәүлек буе

Нәзеклеген алып

Куеныңа җилләр пышылдар.

Тыңлый күрмә!

Үзең – компас угы:

Мәңге төгәлләнмәс көчләр бар...

Үз-үзеңне хис итәргә!

 

ҖӘЙ КОЯШЫ

Җәйге җирнең җаны буйлап

Дәртле кояш үбеп үтә.

Сүтә чәчен үләннәр дә.

Яшькелт чирәм түшәгендә

Җир зарлана көйсезлектән

(Әмма сөю күзләрендә!)

 

Үсеп туйган төз наратның

Каурыйлары җылы сорый

(Әллә инде таләп итә...)

Бир син аны, җәй кояшы!..

Бит июньне алмаштырыр

Тере август ахыр чиктә.

 

Чиксезлектә – җәй үзе бит,

Алды-арты юктыр сыман:

Ул, әйтерсең, зур киң диңгез.

(Диңгез түгел, кораб гүя!..)

Ул корабның эчләрендә

Әйтерсең лә, дөнья тигез.

 

Кушып-алып торасы юк,

Җәй кояшы гел тигезли

Җанда булган кытыршыны, –

Җәйге җирнең җаны буйлап

Дәртле кояш үбеп үтсә,

Син аңларсың үзең шуны!

Гөлназ ӘХМӘДИЕВА, Балтач районы, Түнтәр урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X