Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Хыялга юл

Тагын үзенең сихри дөньясына чумды Сөмбел… Кечкенәдән үк рәсем ясарга ярата ул.

Тагын үзенең сихри дөньясына чумды Сөмбел… Кечкенәдән үк рәсем ясарга ярата ул. Бигрәк тә серле табигать күренешләрен, кошларны, хайваннарны кәгазьдә сурәтләү аңа бик ошый иде. Кышын тәрәзәгә ясалган сихри бизәкләрне бик озак хисләнеп карап торып нинди генә кар бөртекләре ясап бетерми иде. Ишек алдында патша булып йөргән әтәчне мотоциклдан да зур итеп ясап куйганны күргәч, әтисе:
— Кара әле, кызым, моның кадәр зур әтәч булгач, нигә бензин әрәм итеп йөрибез, җигик без моны, — дип көлгән иде.
Тик менә кызларының күңеленә ошаган шөгыльле булуына әти-әнисе сөенсәләр дә, кыз үсә төшкәч, күңелләрендә шик туды.
— Әллә рәссам булырга телисеңме? Булмас, син бит безнең булачак табибыбыз. Рәсем ясап утыруы гына килешмәс, файдалырак эш белән мавык, әнә күрше егете – теш технигы, гаиләсенә никадәр керем ясый…

Әйе, бу сүзләрне Сөмбел соңгы вакытта бик еш ишетә.
Шуңа карамастан, кызчык җәй көннәрен су буена төшеп, андагы матурлыктан, табигатьнең серлелегенә сокланып, илһамланып кайта да тагын кулына карандаш ала. Кайчагында, кирәкле әйберләрен алып, рәсемне шунда ук ясап та куя иде.

Тора-бара Сөмбелнең рәсемнәре күбәйгәннән күбәйде, ул аны барысын да җыеп, саклап барды. Кечкедән иҗат белән мавыккан Сөмбелгә рәсемнәренең елдан ел кызыклырак, остарак ясалуын карап бару бик ошый иде.

Еллар үтә торды. Инде кечкенә Сөмбел дә 11нче сыйныфта. Алда аның тормышында иң зур сайлау тора иде.

«Нишләргә? Кая барырга? Бәлки, мин дөрес эшләмимдер, бәлки чынлап та табиб булыргадыр?» Башында миллионлаган сорау бөтерелде. Кайсы дөрес икәнен бер күңеле генә белә иде. Әти-әниләрен борчуга салмас өчен, Сөмбел ризалашкан булды. Тик аның болай тиз генә бирешәсе килмәде. Үзенә ошаганнарына да, әнисе теләгәненә дә документларын тапшырды.

Тиздән бик тиздән ул уку йортына китәр. Әзрәк әйберләрне дә җыйнап куярга вакыт. Кая гына тыккан соң әле ул әбисе биргән кадерле әйберсен?.. Сөмбелнең нидер эзләвен әнисе күз чите белән күзәтә иде. Озак кына шкафтагы китапларны караштырды, тартмаларны ачты, япты Сөмбел. Шкаф өстендәге альбомга күзе төшкәч, тиз генә өстәл өстенә урындыгын куеп альбомны алды. «Күр нинди матур бизәкләп эшләнгән альбом. Әбием биргән юл догасы, һичшиксез, шушының эчендәдер», — дип уйлады Сөмбел. Көйсезрәк тотылдымы, альбом кулдан төшеп китте, аның эчендәге барлык кәгазьләр дә идәнгә чәчелде. Ярый үзе егылып төшмәде. Тавышка кызуланып әтисе керде. Бу вакытта Сөмбел рәсемнәрне карарга, ә әнисе кызу-кызу рәсемнәрне җыярга тырыша иде. Әтисе дә килеп бер рәсемне алып уйга батты. Сөмбел бер каушап калган әнисенә, бер күңеле белән кайдадыр еракта булган әтисенә карап алды:
— Бу нинди рәсемнәр? Кем ясаган? Кемнеке бу эшләр?
Әти-әнисе бер-берсенә караштылар. Күпмедер тынлыктан соң, әтисе:
— Бу минем яшьлектәге хыял җимешләрем. Мин дә синең кебек рәсемнәр ясарга ярата идем, рәссам булырга хыялландым. Ләкин тормыш үз үзгәрешләрен кертте язмышыма.

Бу вакытта әнисе йөзен читкә борды. Аның да күзләре яшьле иде. Күпмедер вакыт тынлыктан соң, әнисен йомшак кына үз ягына борып әтисе:
— Әнисе, ә бәлки кызыбыз минем хыялымны тормышка ашырыр. Әйдә, без аңа каршы килмик. Ул үз хыялына таба атласын, - диде.

Бу минутларда, әтисенең рәсемнәрен кулларына тоткан кызның, берничә елдан соң зур бәйгеләрдә урыннар яулаган күренекле татар рәссамы Сөмбел Гыйльфан булачагын беркем белми иде…

Зөһрә Исмәгыйлева, Мамадыш шәһәре, академик К.Ә. Вәлиев исемендәге 2 нче лицей мәгариф үзәге, 11 сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Алга таба да иҗади уңышлар телим, Зөһрә Исмәгыйлова. Син булдырасың. Менә дигән журналист булырсың, Алла бирса.