Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Хикмәтле Туфан, хөрмәтле Туфан!

Мин - Азалия Мифтахова, Саба районы кызы, 15 яшь. Журналистика белән кызыксынам, төрле мәкалә, интервью, шигырь, хикәяләр язам. Сезгә үземнең «Хикмәтле Туфан, хөрмәтле Туфан» исемле интервьюымны тәкъдим итәм.

Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай һәм М. Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Туфан Габдулла улы Миңнуллин турында күренекле театр режиссёры Марсель Хәким улы Сәлимҗанов болай дип язган: «Кама Тамагының бәрәкәтле җире үз вакытында Туфанны безгә бүләк итмәсә, татар театры бәхетсез хәлдә калыр иде. Аның драматургиясе башкаларныкыннан аерылып тора, ул тормышны белеп яза. Аның һәрбер әсәре үзе бер шигърият. Ул Тинчурин, Исәнбәтләр салган юлны дәвам иттерүче. Ул цензура балтасының хәтәр чорында да хикмәтле фикерләр әйтә алган кыю әдип. Театрны үстерүгә Туфан гамәли өлеш кертте. Ничә дистә еллар буена ул халкыбызны елатты да, уйлатты да, юатты да, уятты да».

Чыннан да, Туфан ага Миңнуллин язучы да, публицист та, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче дә ул. Тик иң беренче чиратта Туфан Габдулла улы  күренекле татар драматургы булып таныла.

Туфан Габдулла улы Миңнуллинның тууына агымдагы елның 25нче августында 88 ел була. Шул уңайдан мин татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнашучы якташ кызлар арасында күренекле татар драматургы турында сораштыру үткәрергә булдым. Әдәбият сөючеләр ниләр уйлый икән Туфан ага турында?

- Сәлам, кызлар! Олимпиаданың йомгаклау этабына әзерлекләр ничек бара?

Азалия. Сәлам! Һәрвакыттагыча, шәп! Саба районы укучыларының әзерлекләре башкача була да алмый инде ул.

Нәфисә. Сәлам, сәлам! Беренчелекне яулау өчен барысын да эшләргә тырышабыз, Аллаһка шөкер.

Айлия. Сәлам! Барысы да яхшы, рәхмәт.

- Шәп! Бүген мин сездән күренекле татар драматургларының берсе, аның иҗаты турында сораштырырмын. Әлеге әдип - күпләребезгә таныш «Әлдермештән Әлмәндәр», «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Әниләр һәм бәбиләр», «Гөргөри кияүләре» пьесалары авторы. Кем турында сүз барачагын аңладыгызмы?

Айлия. Әлбәттә! Туфан ага Миңнуллинны танымаска мөмкин түгел бит!

- Бик дөрес. XX гасырның 60 нчы елларыннан соңгы һәм бүгенге татар сәхнә әдәбиятын язучы-драматург Туфан Габдулла улы иҗатыннан башка күз алдына да китереп булмый. Ә сез әлеге әдипнең иҗаты белән кызыксынасызмы?

Азалия. Мин Туфан ага турында күптәннән ишетеп белсәм дә, аның тормыш юлы белән 8 нче сыйныфта әдәбият дәресләрендә генә таныштым. Кызыклы, мавыктыргыч әсәрләре аша Туфан аганың бик яхшы, ярдәмчел кеше икәненә инандым.

Нәфисә. Ә мин Туфан ага Миңнуллин иҗаты белән күбрәк быел олимпиадага әзерләнгән вакытта кызыксына башладым.

Айлия. Туфан ага Миңнуллин үзенең әсәрләрендә кыю рәвештә татар милләте, аның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре, йолалары сагында тора. Драматургның әлеге сыйфаты аның иҗаты белән кызыксыну, горурлану уята да инде.

- Ә менә Туфан аганың кайсы әсәре сезгә аеруча кызыклы, тормышчан булып тоелды?

Азалия. Драматургның иҗатын өйрәнгән вакыттан ук күңелемә кереп калган «Әлдермештән Әлмәндәр»е әле дә иң яраткан пьесаларымның берсе булып тора. Минемчә, Әлмәндәр карт образы моңсу комедиянең авторы Туфан Миңнуллинны да, әсәрне сәхнәгә куйган режиссер Марсель Сәлимҗановны да, Галиәсгар Камал театры артисты, якташыбыз Шәүкәт Биктимеровны да зур үрләргә күтәрде. Әсәр юкка гына «күп йөргән, күпне күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган, ләкин күңел хөрлеген югалтмаган авыл картларына» багышланмагандыр. Авыр чакларда да тормышның бар ямен тоеп, көләч йөз белән яшәүчеләр хәзерге заманда арабызда бик сирәк шул.

Нәфисә. Туфан аганың безнең әдәбият дәреслегендә бирелгән «Кулъяулык» пьесасы миңа аеруча ошады. Әсәрдә карчыклар һәм яшьләр бер-берсенә капма-каршы форматта бирелә. Карчыклар өчен пьесада сурәтләнгән борынгы уен - яшьлеккә кайту булса, яшьләр өчен ул - мәгънәсезлек. Әсәрдә борынгы йолалар, гореф-гадәтләр аерылып бирүе минем өчен бик кызыклы булып тора.

Айлия. Мин үзем бик тә театрларга йөрергә яратам. Күптән түгел генә Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» буенча куелган спектакльгә барырга миңа да насыйп булды. Тирән эчтәлекле, тормышчан әсәрне сәхнәдә күрү - минем өчен үзе бер шатлык.

- Фикерләрегез бик тә кызыклы, рәхмәт. Азалия сөйләп киткән «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасына нигезләнеп куелган спектакльдә Әлмәндәр ролен якташыбыз, Саба районы Миңгәр авылы егете Шәүкәт абый Биктимеров уйный. Аның турыда да ишетеп беләсездер, мөгаен.

Айлия. Әлбәттә. Үзем Тимершык авылыннан булганлыктан, Миңгәр авылы безгә бик якын. Районыбыз шундый күренекле шәхесләргә бай булуы белән без бик горурланабыз.

Нәфисә. Артистның туып-үскән авылында хәзерге вакытта аның тормыш юлын, рольләрен, эшчәнлеген чагылдырган музей эшләп килүен дә беләбез. Ел саен анда олысы да, кечесе дә бик кызыксынып килә. Барысы да бары тик яхшы тәэсирләр белән генә кайтып китәләр.

- Туфан ага Миңнуллинның әсәләре язылышы, укылышы турында ниләр әйтә аласыз?

Азалия. Әсәрләре аңлаешлы, тиз укыла торган гади сүзләр белән язылган.

Нәфисә. Пьесаларын укый башлагач та, бертуктаусыз дәвам итеп, ахырына тизрәк барып җитеп, вакыйгалар ничек тәмамланганын беләсе килә.

- Айлия, белгәнемчә, син Тимершык урта мәктәбенең «Яшьлек» коллективында шөгыльләнәсең. Үзегезнең иң зур җиңүегез турында сөйләп кит әле.

Айлия. Әйе, актёрлык осталыгына өйрәнү районыбыздагы мәктәпләрдә түгәрәк эшчәнлеге аша тормышка ашырыла. Без, «Яшьлек» коллективында шөгыльләнүчеләр - аеруча театр дөньясына гашыйклар. Узган ел Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгатенең зона бәйгесендә «Зәңгәр шәл» спектакленнән өзек куеп, һәммә кешене таң калдырдык. Беренче урын, һичшиксез, безнеке иде!

- Афәрин! Хәзерге яшьләр булдыралар шул алар, күзләр тимәсен! Әлегә үземне кызыксындырган сорауларга җавап таптым дип уйлыйм. Җылы әңгәмә өчен рәхмәт сезгә, кызлар! Олимпиада биремнәрегезне уңышлы гына эшләп чыгып, районыбызга җиңүләр алып кайтырга язсын!

Азалия МИФТАХОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев