Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Водолазка

Әмирнең яңа шигыре! Һәрвакыттагыча, Әмирчә - оригиналь!

Тора иске кием арасында

Зәңгәр төстә юка водолазка.

Күрдем. Җыештырам барысын да

Куеп барам төргәннәрне аска.

 

Аңа чират җитте, алдым аны

Карыйм. Искә төште хатирәләр.

Көлдем, чөнки мондагы тап саны

Ун түгел,йөз... Ике йөз тирәләр.

 

Киеп маташам. Кысыла башым.

Киям. Әйтерсең кайтам үткәнгә.

Җиң кыска! Киям. Тарта кулбашым.

Кайтмыйсың!, - дип әйтә, мин үскәнгә.

 

Хәзер салдым. Карадым. Бик оят.

Сагыну хисе дә бар нишләптер...

Чиста булса, тоелыр иде ят,

Истәлекле тапларым, бик шәптер!

 

Ташларга читен, сакларга читен.

Шкафка куяр идем, тик юк урын.

Дәфтәрдәге бер балачак битен.

Яптым. Ачтым. Сатып алдым зурын.


Фәрхуллин Әмир, Мамадыш районы, Кече Кирмән мәктәбе, 9 нчы сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев