Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Велосипедта йөргәндә сак булыгыз

Әмма кагыйдәләрне онытып җибәрүчеләр дә бар. Алар 14 яшьләре тулмаган килеш велосипед белән машина юлында йөриләр.

Җәйге каникулларны барыбыз да көтеп ала. Күпләребез авылга, әби-бабасы янына кунакка кайта. Рәхәтләнеп велосипедларда йөри. Урамнарга йөгереп чыга. Ләкин урамда йөргәндә бик игътибарлы булу сорала. Бигрәк тә юл йөрү кагыйдәләрен сакларга һәм үтәргә кирәк. Бу хакта безгә укытучы апа да, әти-әниләр дә гел аңлатып, искә төшереп торалар.

Әмма аларны онытып җибәрүчеләр дә бар. Алар 14 яшьләре тулмаган килеш велосипед белән машина юлында йөриләр. Машиналар аларга кычкыртып та китә. Шунда ялгыш куллары рульдән ычкынса, яисә педальләре ватылса, бәхетсезлек буласын көт тә тор.

Велосипедта йөрергә бары тик әти-әниләр белән генә чыгарга кирәк. Шулай ук урам аша чыкканда да сак булу мөһим. Мин дә велосипедта йөрергә яратам. Тик кагыйдәләрне истән чыгармаска тырышам.

Раяз Хәсәнов, Актанышның 2 нче урта мәктәбенең 2б сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X