Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Вөҗ­дан га­за­бы

Һәр спорт тө­рен­дә дә ял­ган, көн­че­лек, хы­я­нәт бар, ди­ләр. Бе­рен­че урын алыр өчен кай­бе­рәү­ләр ни­ләр­гә ге­нә бар­мый икән.

Җи­ңү өчен үзе­нең дус­ты­на на­чар­лык эш­ләү­че­ләр дә оч­рый хәт­та.

Ай­сы­лу бе­лән Чул­пан да спорт бе­лән шө­гыль­лән­гән­дә та­ныш­ты­лар. Ике кыз­ны да 5 яшь бул­ган­да әни­лә­ре фи­гу­ра­лы шуу тү­гә­рә­ге­нә алып кил­гән иде. Зур­лар до­ку­мент ту­тыр­ган­да кыз­лар та­ны­шыр­га да җи­теш­те­ләр. Тү­гә­рәк­тә шө­гыль­лә­нә баш­лау­ның бе­рен­че кө­нен­нән үк бер­гә бул­ды­лар, груп­па­лы кү­не­гү­ләр­не дә бер­гә­лә­шеп ке­нә эш­лә­де­ләр. Тү­гә­рәк­тән тыш та, буш ва­кыт­ла­рын­да ара­лаш­ты­лар, һәр­ва­кыт элем­тә­дә тор­ды­лар. Чул­пан бе­лән Ай­сы­лу­лар өй­лә­ре дә янә­шә ди­яр­гә бу­ла, бер­ни­чә өй аша гы­на. Шу­ңа кү­рә алар ике­се бер­гә уй­ный­лар, бер-бер­се­нә өй эш­лә­рен эш­ләр­гә бу­лы­ша­лар, ел­га­да су ко­е­на­лар яки чаң­гы шу­а­лар иде.

Шу­лай итеп дис­тә ел­лар си­зел­ми дә үт­те. Ай­сы­лу да, Чул­пан да үс­те­ләр, спорт­та зур уңыш­лар­га иреш­те­ләр. Бер-бер арт­лы ал­тын, кө­меш ме­даль­ләр алып, бү­ләк­ләү пь­е­дес­та­лы­на бас­ты­лар. Ме­нә ин­де 2 ел тү­гә­рәк­нең һәр фи­гу­рист­ка­сы олим­пи­а­да­га әзер­лә­нә. Олим­пи­а­да­да җи­ңү – бик зур дә­рә­җә. Ай­сы­лу да, Чул­пан да соң­гы этап­ка үт­те­ләр, әм­ма Ай­сы­лу­ның нә­ти­җә­лә­ре  дус­ты­ны­кы­на ка­ра­ган­да күп­кә зур­рак иде. Өс­тә­ве­нә, тре­нер апа Ай­сы­лу­ны һәр­кай­чан мак­тый, ә Чул­пан­га игъ­ти­бар да ит­ми. Бу Чул­пан­ның ачу­ын ки­те­рә, бил­ге­ле.  Чул­пан, дус­ты җи­ңел­сен өчен, әл­лә нәр­сә­ләр эш­ләр­гә әзер иде. Олим­пи­а­да­да чы­гыш ясар көн якын­лаш­кан­да, аның кү­ңе­лен­дә­ге на­чар уе да тә­мам өл­ге­реп җит­кән иде ин­де.  Ул бер­кем күр­мә­гән­дә Ай­сы­лу­ның шка­фын­нан көз­ге ва­тык­ла­ры ал­ды да, кыз­ның бо­тин­ка­сы­на са­лып куй­ды.  

Ай­сы­лу, бер­ни бел­ми­чә, чы­гыш­ка әзер­лән­де. Ти­ме­ра­я­гын ки­еп, боз­га чык­кач кы­на ая­гы­на пы­я­ла ка­да­лу­ын той­ды. Лә­кин авырт­са да сиз­дер­мә­де, бик ях­шы чы­гыш ясап, ба­ры­бер бе­рен­че урын­ны яу­ла­ды.  «Мо­ны кем эш­лә­гән икән?» – ди­гән уй гы­на тын­гы бир­мә­де аңа.

Ә Чул­пан үзен бик га­еп­ле хис ит­те. Вөҗ­дан га­за­бы иде бу. Тре­ни­ров­ка­га кил­гәч, баш­ка­ча тү­зә ал­ма­ды кыз, Ай­сы­лу­га дө­ре­сен сөй­ләп бир­де. Баш­та  Ай­сы­лу Чул­пан­га, әл­бәт­тә, үп­кә­лә­де. Әм­ма ба­ры­бер дус­тын га­фу итү өчен көч тап­ты. Алар яңа­дан ара­ла­ша баш­ла­ды­лар.

Кыз­лар-ма­лай­лар! Ә сез дус­ты­гыз­ның мон­дый хы­я­нә­тен га­фу итәр иде­гез­ме?


Аза­лия Са­ли­хо­ва, Әгер­җе ра­йо­ны Ка­ды­баш ур­та мәк­тә­бе, 7 нче сый­ныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев