Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Вакыт җиле

Әмир Фәрхуллинның өр-яңа шигыре вакыт турында. Дөресрәге, вакытның ничек үтүе турында.

Вакыт дигән төшенчә

Ялкау түгел, минемчә.

Тик эше генә аның

Килеп чыга төрлечә.

Вакыт бара да бара,

Ул бер дә туктый алмый.

Аның барасы ара -

Чиген дә әйтеп булмый.

Дөньяда бер ул гына -

Ягулыксыз двигатель.

Әйбер урынын белә

Шуңа күрә ул – гадел.

Авыр чор – төньяк җиле.

Ничә кат кием аша

Үтеп чыга ул сине

Ашыкмыйча, кумыйча.

Сизелмичә үткән мәл –

Ул синең эшле чорың,

Җылы җил кебек исәр

Эш белән үткән гомер.

“Вакыт бара, тизрәк бул!” – дип,

Ашыкмасыннар иде.

Җылы, салкын җилләрдә

Вакыт җиленең тәме!

Әмирнең шәхси блогы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев