Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Урманга бардык әле

Чаллының 54нче гимназиясенең 3В сыйныфы укучылары иҗаты.

Урманга бардык

Урманга бардык әле,

Кошлар җырын тыңладык.

Рәхәтләнеп ял иттек,

Саф һавасын суладык.

Урмандагы тынычлык,

Куңелгә шундый рәхәт,

Тәннәрдә – арыганлык,

Ә йөрәкләрдә – ләззәт.   

Ралина Шәйдуллина.


Авылга, авылга...

Каникуллар башлануга,

Мин чыгам юлга!

Авылга кайтып киләм

Әбигә һәм бабайга.

Анда мине көтеп тора

Лапастагы мал-туар,

Сарыклар, бәрәннәр, 

Тавык, үрдәк, куяннар.

Печән, фураж, чөгендер –

Ашатам мин аларга.

Алар миңа рәхмәт әйтеп,

Башларын иеп кала.                  

Алсу Солтангалина.


Көтеп алдык

Килеп җитте яллар,

Көтеп алган каникуллар.

Һәрбер бала өйгә чаба,

Яңа эшләр уйлап таба.

Кайсы ТикТок төшерә,

Кайсы һаман төчкерә.

Әмма барсы шат күңелле,

Ял җитүгә бәхетле.               

Самира Имамиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев