Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Укытучы! Нинди горур исем!

«Яшь буынның киләчәге, аларның язмышы укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә», — дигән бөек рус язучысы Александр Фадеев.

Классыбыз белән бергәләп «Көмеш кыңгырау», «Актаныш таңнары» газетасын яратып укыйбыз. Татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Айсылу Илдус кызы җитәкчелегендә «Каурый каләм» түгәрәгенә йөрибез.

«Уллары» сез минем, «кызларым», дип, 
Безнең өчен янып көюче.
Тормыш ваклыкларыннан аралап,
Яклап, саклап кеше итүче.

Хуҗина Зилә, Яңа Әлем мәктәбе укучысы


Мөгаллим дә, остаз, укытучы
Атамалар төрле, җисем бер.
Кеше тормышында онытылмый
Күңеленә сеңгән исемдер.

Бөеклеге югалмасын иде.
Хезмәт аша хөрмәт яулаган.
Юкка мени бу һөнәргә безнең
Ничә буыныбыз ялганган.

Минем күңелгә дә сеңгән шундый
Бер исем бар, мәңге йөрәктә.
Хәзер инде дистә еллар үзем
Хезмәт куям шушы үрнәктә.

Яңа Әлем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шакирова Айсылу Илдус кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев