Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Укытучы булу җиңел түгел

Укытучы эше авыр да, җаваплы да, сабырлык һәм түземлелек таләп итә.

Мине хәреф танырга, укырга, язарга өйрәткән беренче укытучым – Джуманова Ландыш Кадыйр кызы. Аның мине беренче тапкыр каршы алуы, ягымлы тавышы белән эндәшеп, беренче тапкыр сыйныфка алып керүе һаман да хәтеремдә. Ул бик гадел, түземле, тыныч һәм ягымлы. Ул дәресләрне дә бик күңелле үткәрә.

Укытучы булу җиңел түгел. Укытучы һәрвакыт балаларга ярдәм итә. Моның өчен күп белергә, балаларны яратырга, хөрмәт итәргә кирәк. Мин үземнең беренче укытучымнан үрнәк алам. Киләчәктә нинди биеклекләргә ирешсәк тә дә, уңышларыбызның башында укытучы торганын онытмаска кирәк. Чөнки ул безнең яклаучыбыз, киңәшчебез, ярдәмчебез.

Бүгенге көндә мин Азнакай районы Кәкре Елга авылы урта мәктәбенең 6 сыйныфында белем алам. Безнең сыйныф җитәкчебез һәм хисап фәненнән укытучы Минеярова Ландыш апа. Без укытучыбызны бик яратабыз. Чөнки ул безнең өчен җан атып тора. Җәйге яллардан соң укырга килгәч, апа безне кочаклап алып: -«Сагындым сезне, балаларым»,- дип каршы алды. Безгә үзенең киңәшләрен бирә. Без дә апабызны шатландырыр өчен, бик яхшы билгеләргә генә укыйбыз. Укытучы барлык һөнәрләргә юл ачучы. Чын укытучы бәхетле кеше, чөнки аның кулында кешелек бәхете. Кәкре Елга мәктәбендә иң яхшы укытучылар гына эшли. Безгә төпле белем бирү өчен тырышалар. Укытучыларга авыр һәм мактаулы эшләрендә зур уңышлар телим.

Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны

Укытучым, иң кадерле кешем.

Бүләк итеп ал син җырымны.

Азнакай районы Илбәк авылынан Габдрахимов Раил, 6 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев