Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Укытучы баласы начар укый алмый!

Кем ул укытучы? Һәрвакыт безнең белән янәшә атлаучы, тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм итүче, яхшылыкка, гаделлеккә өйрәтүче, сиздермичә ярдәм итүче, белем һәм тәрбия бирүче ул укытучы.

 

Минемчә, бик авыр һәм җаваплы һөнәр бу. Алар, табиблар кебек үк, хаталар җибәрә алмый, чөнки киләчәк – алар кулында. Минем әти-әнием дә укытучылар. Әнием рус теле һәм әдәбияты, ә әтием математика укыта. Укытучы баласы булу рәхәт дип уйлыйсыз мәллә сез?  

Беренчедән, әти-әниләрне өйдә очратуы кыен, чөнки алар күп вакытларын мәктәптә үткәрә. Еш кына ике смена эшләргә туры килә. Өйгә кич кенә кайталар һәм яңадан  мәктәп эшенә утыралар: көндәлек план язу, дәфтәр тикшерү...

Икенчедән, укытучы баласы начар укый алмый. Ничек инде, син бит укытучы баласы?! Сәбәпсез дәрес калдырам да димә, шундук әти-әниең беләчәк!

Өченчедән, укытучы баласы һәр яклап үрнәк булырга тиеш.

Аның каравы, әгәр мин материалны аңламасам, әти-әнием миңа, һичшиксез, ярдәм итәчәк, барысын да яңадан аңлатачак. Мин аларга теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итә алам. Алар мине мөстәкыйль булырга, башкаларның фикерен хөрмәт итәргә өйрәтәләр. 

Минем әти-әнием күпме балага белем биргән. Алар хәзер үзләре дә төрле һөнәр ияләре. Әти-әнием янына килеп рәхмәтләрен җиткерәләр. Укытучы өчен бу иң зур бәя. Ә мин бу минутларда алар өчен шатланам.

Гомумән, мин укытучы баласы булуым белән горурланам.


Зәринә Хәкимова, Арча шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев