Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Уку – көрәш ул

Матур, ямьле көзнең яртысы да узып китте. Мәктәптәге көрәш түгәрәгеннән кайтып килүче Илдар әнә шулай уйлап куйды.

Чибәр көздән бары шәрә агачлар гына калып утыра. «Анысы шулай! Көз безгә ел саен килә» – дип уйлады Илдар, - менә «икеле»дән матур көз дә коткармас».

Илдарның көндәлегенә карасаң, бер генә дә көнләшмәссең. Алгебра фәненнән ике тапкыр рәттән кызыл паста белән матур итеп куелган “икеле” көндәлегендә балкып тора. Илдар нишләсен инде, укытучы биргән сорауларга башын аска иеп кенә җавап бирә алмый утырды. Көне буе компьютерда атышлы уеннарда утыру үзенең нәтиҗәләрен күрсәтә. Ә бит күз ачып йомганчы беренче чирек ахыры да килеп җитте. Кайчан гына яңа уку елы башланган иде...

Башка көннәрдә, өйгә кайтуга, ул чишенмичә дә компьютерда утырган булса, бүген инде аны чиреккә чыгачак билгеләр җанын кимерде. Илдарга бернигә карамастан, алгебра фәнен күтәрергә кирәк, юкса, өйдәгеләр 3 айга аны “девайс”лардан мәхрүм итәчәк. Моннан чыгу юлы бер генә: бөтен көчне алгебрага юнәлтергә. Иртәгә математика укытучысы Илзирә апа үткән тема буенча мөстәкыйль эш бирәчәк. Тик безнең Илдар ул теманы тыңлап утыру урынына, кача-поса телефонда уйнады шул. Әле аннан соң контроль эш булачак.

«Эшләр харап!» дип уйлады Илдар, башын кашый-кашый. Төп формулаларны да белмәгәч, башны кашудан ни файда соң? Шулай итеп, ул чишенмичә дә, ашамыйча туп-туры компьютер өстәленә юнәлде һәм үткән теманы видеороликлар аша карый башлады. Дуслары атышлы уйнарга күпме генә чакырып карасалар да, Илдар бирешмәде.

Икенче көнне Илзирә апа чынлап та мөстәкыйль эш үткәрде. Шунсы кызык: үтелгән, өйрәнелгән тема булса да, иптәшләренә бу мәсьәләләр авыр тоелды... Ә Илдар үзе өч биремне дә җиңел генә үтәп, ”бишле” алды! Контроль эшне дә көрәштәге кебек кенә салып атты. Ул үзен көрәш мәйданындагы кебек хис итте. Менә монда да көрәш алымнары кирәк булды.

Шуның белән аңа беренче чиреккә “дүртле” куйдылар. 

Илмир Фатыхов, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев