Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тыныч йоклый илем халкы, батыр солдат, син барында!

Безгә Тукай районының "Мәктәптән тыш эшләр үзәге"ннән балалар иҗатын чагылдырган хатлар еш килә. Бүген сезнең игътибарга "Илемне саклаучылар" бәйгесе җиңүчеләренең патриотик рухтагы шигырьләрен тәкъдим итәбез.

 

Без – булачак солдатлар

 

Булган еллар,  Илем өчен

Бабамнар кан койганнар.

Илне яклап, саклап, алар

Гомерләрен җуйганнар.

 

Матур тормыш биргән өчен

Без аларга рәхмәтле.

Искә алыйк без аларны,

Күрсәтик бар хөрмәтне.

 

Киләчәктә Илебезне

Явызлардан кем саклар?

Без, әлбәттә, ышаныгыз,

Без – булачак солдатлар.

Булат Шәйхуллин, Тукай районы, Боерганмәктәбе, 6нчы сыйныф.

 

 

Ил саклаучылар көне

Мин әнидән сорадым:

«Бүген нинди бәйрәм соң?

Ник әтине котлыйсың?

Ник бабайны котлыйсың?»

 

Әни әйтә: «Балам, бүген

Ил саклаучылар көне.

Яшь чагында солдат булып

Саклады алар илне.»

 

Мин беләм, илебез чиген

Кыю абыйлар саклый.

Алар татлы йокыбызны

Һәм тынычлыкны  яклый.

Динара Галиева, Теләнче Тамак мәктәбе, 1нче сыйныф.

 

Солдат  абыйлар

Армиядә хезмәт итеп

Кайткан кыю абыйлар,

Солдат ашларын сагынып,

Фотоларын карыйлар.

 

Чын хезмәттә  чыныкканнар,

Бар көчкә  йөгергәннәр.

Әткәй,әнкәй, сөйгәннәргә

Хат языпөлгергәннәр.

 

Спорттан да тәм тапканнар,

Көн дә арткан көчләре.

Игътибарлы, сак булганнар,

Яхшы күргән күзләре.

 

Җирне  саклый ил  сакчысы

Аклап  безнең өметне.

Шуңа күрә дан, хөрмәткә

Лаек   солдат  хезмәте.

 

Эмил Камалов, Теләнче Тамак урта мәктәбе, 4нче сыйныф.

 

   Абыйны көтәм

 

Абый солдатка китте,

Әни елаплар бетте.

Әби нидер укына,

Абый, тизрәк кайт кына.

 

Әти никтер бик горур,

Абый бит сакта торыр:

«Син дә тизрәк үс, дия,

Кеше ясый армия».

 

Абыйны көтәм көн дә,

Кайтсын тизрәк ул өйгә.

Минем күрәсем килә:

Армия ясаган кеше

Нинди була икән ул?

Шуны беләсем килә.

Айзат Кәлимуллин, Теләнче Тамак урта мәктәбе,  3нче сыйныф.

 

Бәйрәм көткәндә

Без әнигә дүрт малай.

Иң зурыәти. Шулай!

Аннан кала мин булам,

Ике энем, бик шаян.

 

Әни өчен кайгырам,

Бәйрәм җитә бик тиздән.

Ничек котлап бетерер?

Ничек бүләк җиткерер?

 

Тәмле ашын пешерер,

Күчтәнәчен китерер.

Әти аңа булышыр,

Өстәлләрне җыешыр.

 

Мин дә аларга булышам,

Уенчыклар җыешам.

Кече энем бик җитез,

Туздырып ата биктиз.

 

 

23нче февраль –

Әтинең генә түгел,

Әнинең дә бәйрәме.

Әниләрсез бәйрәмне

Кемнең бар соң күргәне?

 

ДаниярАбзалов,Теләнче Тамак урта мәктәбе, 5нче сыйныф.

 

Ватан сакчысы

Ил сакчысы, торасың  син

Горур басып ил сагында.

Үтә алмас синең аша

Безнең якка бер дошман да.

Тыныч йоклый илем халкы,

Батыр солдат, син барында.

Балаларның шат авазы

Тынып тормый беркайчан да.

Утка кердең, суга кердең

Илең өчен, Ватан өчен.

Курыкмадың үлемнән дә,

Гомерең бирдең халкың өчен.

Рәхмәтебез чиксез сиңа,

Хезмәт иткән ил солдаты.

Хөрмәтебез арта һаман

Гомер үтеп еллар арты.

Әминә Нәбиуллина, Сәмәкәй төп мәктәбе, 8нче сыйныф.

 

 

         Солдат буласым килә

Булсам да бик кечкенә –

Солдат буласым килә.

Әби,әни,сеңелне

Яудан яклыйсым килә.

 

Бабай булган сугышта,

Әти булган солдатта,

Күрше  Айрат дустымның

Абыйсы да хезмәттә.

 

«Бишле»ләр ала-ала,

Мин дә үсеп җитәрмен.

Мылтык тотып кулыма,

Илгә хезмәт итәрмен!

 

Даниль Якупов,  Бәтке мәктәбе,  3нче сыйныф.

 

 

Тынычлыкны саклыйк!

 

Тыныч көннәрдә яшибез

Кояшлы якты илдә.

Беркайчан да ачы сугыш

Булмасын безнең җирдә!

 

Сабыйларның күз яшьләре

Кабат терелмәсеннәр.

Дошманнарның эзләре дә

Бездә күренмәсеннәр!

 

Тынычлык өчен көрәшә

Илебез сакчылары.

Кабат күрергә язмасын

Сугышның ачыларын.

 

Тыныч йоклый бездә һәркем,

Ата көн дә ал таңнар.

Илебез чигендә тора

Безнең батыр солдатлар.

 

Ил сакчыларына рәхмәт,

Тынычлык булган өчен.

Үзләрен дә аямыйлар

Куялар бөтен көчен.

 

Аделина Арсентьева,  Түбән Суык-Су мәктәбе, 6нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев