Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тылсымлы һәрбер сүзе

Бу матур исемне димен, Кем, ничек уйлап тапкан? Әйтерсең лә һәр җөмләгә Көмеш кыңгырау таккан.

"Көмеш кыңгырау«ны алгач,

Әй рәхәт, күңелебез шат.

Әти укый, әни укый,

Мин, сеңлем, энем Илшат.

Бу матур исемне димен,

Кем, ничек уйлап тапкан?

Әйтерсең лә һәр җөмләгә

Көмеш кыңгырау таккан.

Җырлап тора, чыңлап тора

Тылсымлы һәрбер сүзе.

Эчтәлекле, матур, кызык

Бу бит чын гәҗит үзе.

Аңарда гыйбрәтле хәлләр

Әкият, шигырь, мәзәк.

«Көмеш кыңгырау» эченә

Ничек сыйганнар? — гаҗәп.

Чын күңелдән рәхмәт сиңа

Өйрәттең күп һөнәргә.

Язсын зур уңышлар яулап

Биек үргә менәргә.

Зур үскәч тә онытмабыз,

Сөйләрбез сине мактап.

«Көмеш кыңгырау» чыңнарын

Йөртербез җанда саклап.

Гөлчирә Ибәтуллина, шагыйрә, Түбән Кама шәһәре «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев