Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тукай районы турында хикәят

Борын-борын заманда патша Чулман яры янында ак кала төзергә әмер бирә. Ак каланы төзергә төрле яклардан осталар килә. Алны-ялны белмичә, ак каланы төзи башлый болар.

Ак кала үсә, матурлана. Аңа матур яр буенда урнашканга Яр Чаллы дип исем бирәләр.

Мондый матур кала япа-ялгыз яшәргә тиеш түгел, дип уйлый патша һәм үзенең кече туганнары булган Зәй, Минзәлә, Сарманнан Чаллыга ярдәм итүләрен сорый. Туганнар бер-берсенә ярдәм итәләр. Зәй ярдәмгә үзенең Борды, Бордыбаш дигән энеләрен җибәргән. Сарманнан Иске Дөреш, Таулы Дөреш, Казаклар, Теләнче Тамак, Минзәләдән Боерган, Таулар, Туйра, Күзкәй, Калмия һәм башкалар Чаллыга ярдәмгә ашыга. Һәм... алар Ак кала белән бергәләп бик дус яши башлыйлар. Башта аларны Чаллы районы дип йөртәләр. Ә Ак кала зурайганнан зурая, киңәйгәннән киңәя... Аңа карап башкалар да үсә, матурлана. Алар инде Чаллының күләгәсенә генә сыймый башлый. Шуңа күрә бу туганнарга икенче исем бирергә уйлыйлар. Озак та үтми алар бер төркем булып, мәшһүр шагыйрь Габдулла Тукай исемен йөртә башлый, ягъни Яр Чаллыны әйләндереп алган Тукай районы барлыкка килә.

Без менә шул районда яшибез инде!

Зәринә Усманова, Кече Шилнә мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев