Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тукай бабай эзләреннән...

«Минем теләгем, Габдулла Тукай кебек әсәрләр язу. Һәм танылган язучы булу» дип яза безгә Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Исламов Азамат. Һәм үзе язган шигырьне, ясаган рәсемнәрен дә җибәргән.

Габдулла Тукай – минем иң яраткан язучым ул. Мин кечкенә булганда әнием “Туган тел”не көйләп мине  йоклата иде. Миңа 2 яшьләр булганда ул “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләрен сөйли иде. Ул чагында мин чынлап  Су анасы, Шүрәле бар дип уйлый идем һәм куркып су керергә дә бармый идем Сөнгә.

Балалар бакчасына йөри башлагач, тәрбияче апа безне аның шигырьләре, әкиятләре белән таныштырды. Шулай итеп мин анын “Кәҗә белән сарык”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Бала белән күбәләк”, “Пар ат” әсәрләре барлыгын белдем. Алар миңа бик ошадылар. Шуңа күрә, мәктәптә укый башлагач, мин аларны узем укый башладым, шуларга охшаган шигырьләр чыгарып, әниемә сөйләп күрсәтә идем. 
Минем теләгем, Габдулла Тукай кебек әсәрләр язу. Һәм танылган язучы булу.


Тукай                                                    
Тукай абыйның – бөек әдипнең    
Бала чаклары бик авыр булган.
Сабый вакытында ул ятим калган,
Әти-әнисен иртә югалткан. 
Сабый күңелен кемнәр юаткан?
Башын имәгән, авыр булганда,
Белем алган ул, тырышып укыган.
Яхшы юл сузган тормыш юлында.
Шуңа күрә дә, аның хезмәте

Балкый бүген дә.


Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Исламов Азамат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X