Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Туган як

Чаллы шәһәренең 77нче гимназиясе укучылары иҗаты.

Туган ягым

Туган ягыма кайтырга

Ашкынып торам һаман.

Машина туктап өлгерми

Йөгерәм өйгә табан.

 

Капка төбе. Ишекләре,

Һәрвакыт ачык аның.

Өебезнең түрләрендә –

Әби-бабай, песи тагын.

 

Җылы сүзләр, якты йөзләр

Каршылый безне анда.

Песи баласы да аңлап,

Йөгереп килә янга.

Диана Сафина


Чын дустым

Куаныч дуслыкта – ул якты елмаю.

Иң матур мизгелләр дусларга өләшү.

Кояшлы сукмактан бергәләп юл тоту –

Син аңа, ул сиңа чын шатлык таныту.

 

Йөз сумың урынына чын дустың – зур бәхет.

Кирәкми байлыгы, дәрәҗә һәм тәхет.

Боларда үлчәнми кыйммәте тормышның;

Чын дустым – Әдилә – бүләге язмышның.

 

Һәрвакыт бергә без: укуда, уенда.

Ярдәмен дустымның тоям мин иңемдә.

Кечкенә вакыттан сыналган булганга,

Дуслыкны кадерләп саклармын гомергә.

Алия Фатыйхова.


Туган як

Гап-гади кыз бала мин –

Чаллы дигән җирнеке.

Матур һәм мул унышлы

Туган җирем – минеке.

 

Йолдызлар яна күктә.

Җыр җырлыйлар еракта.

Бигрәк иркен туган як –

Кошлар сайрый шул хакта.

Илнара Тимерҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев