Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Туган телне белү ни өчен кирәк?

Тел күп гасырлар буе кешеләрне берләштергән.

Үзеңнең туган телеңне белү бик мөһим, чөнки аның белән безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез сөйләшкән һәм сөйләшә. Шулай ук тел халыкның яшәү асылын, гореф-
гадәтен, тарихын башка халыкларга җиткерә. Дөньяда бик күп телләр бар. Инглиз теле, немец, француз һәм башкалар. Шулар арасында безнең туган телебез – татар теле дә бар. Хәзерге вакытта күп кешеләр чит телләрне өйрәнергә телиләр. Әйе, чит телләрне белү бик яхшы, ләкин без иң элек туган телебез турында кайгыртырга тиеш.  Минемчә, 
һәр кеше үз туган телен, халкын ярата һәм ул телдә сөйләшә. Безнең бурыч – туган телебезне киләчәк буынга тапшыру. Тел яшәсә, халык та яши, тел бетсә, халык та бетә. Татар теле – безнең зур хәзинәбез.

Садыйков Әмир - Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 8 
нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев