Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Туган телемә

***

Туган телем минем өчен

Иң якын һәм иң бөек.

Башка телләр торсалар да

Бездән югары,биек.

Ватанга хөрмәт мәңгелек

Яшәр безнең йөрәктә.

Мәхәббәтебез чиксез зур!

Моны тарих үзе әйтә.

Тукай кебек дан җырларга

Милләтемә мин әзер.

Халкым, диеп,үткәнем, дип,

Яшәрмен җаным биреп

Халкым яшәр, телем үлмәс!

Даны аның бетмәсен.

Үссен аның тарих юлы,

Уты һич тә сүнмәсен!

Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Гарифуллина Айгөл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев