Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Туган тел

Безнең ил бик күп милләтле, хөрмәт итик барысын...

Анам телендә сөйләшеп,
Җырлап, уйнап яшибез.
Данлы илнең — Ватанымның
Сөекле баласы без.

Әнкәм теле — татар теле,
Бишектән иңгән тел.
Шатланып яшәр өчен,
Үз телеңне яхшы бел!

Татар теле — дәүләтебез,
Чал тарихлы Татарстан.
Милләтем сакланып калган,
Төрле хәлгә карамастан.

Безнең ил бик күп милләтле,
Хөрмәт итик барысын.
Һәрбер кеше үз йоласын,
Кадерләсен, сакласын.

Әби-бабай, әти-әни,
Туган телне биргәннәр.
Еллар буе саклап килеп,
Сәйлән итеп үргәннәр.

Туган телем күп гасырлы,
Моңлы бер дөнья иле.
Йөрәкләрдә яши безнең,
Тукай теле — татар теле.

Хәсәншина Резеда Равилевна, Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев