Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Туган җир! Матурлыгыңа сокланмый мөмкин түгел!

«ТАССРның 100 еллыгы» бәйгесенә килгән шигырьләр.

Әкияткә тиң шәһәрем!      

 

Шәһәребезнең нигезен

Безнең әби-бабалар

Бисмиллаларын укып,

Бәхет юрап салганнар.

Туры килгән дога Алланың

«Амин» дигән җиренә.

Агылган халык ерактан

Бәхет, яшьлек иленә.

Яшьлек – көчлелек билгесе,

Яшьлектә мәхәббәт бар.

Яшьләр көче белән бик тиз

Калкып чыкты Чаллыяр.

Эш һәм тормыш гөрләп бара,

Дүртенче буын үсә.

Шәһәр һаман да яшәрә,

Хезмәт белән көн күрә.

Төрле милләт халкын бездә

Чын дуслык берләштерә.

Бәйгеләрдә Сабантуйда

Язсын тик көрәшергә.

Яр буендагы калага

Сокланмый мөмкин түгел!

Акчарлак, дулкын моңына

Кушылып җырлый күңел.

Көмеш Чулман, калын урман

Чаллы тынлыгын саклый.

Әкияткә тиң шәһәрем

Эшләре белән данлы.

Аллы-гөлле чәчәкләргә

Күмелгән туган калам.

Бер илгә дә алыштырмам,

Мин бары синдә калам.

Эше булган кеше генә

Ашлы яши дөньяда.

КамАЗның даны таралды

Барлык континентларга.

Горурланам, Яр Чаллым,

Шәһәрем, халкым белән.

Синдә ныклы белем алам,

Бәхетне синдә күрәм.

Бүгенгең − ышанычлы,

Киләчәгең − өметле.

Бар дөньяга аваз салам,

Яр Чаллым, мин бәхетле!

 

Исәнме, мәктәбем!

Беренче сентябрь −

Көтеп алган көн!

Өч ай үтеп китте,

Төш түгел бу − өн.

Ял иттек иркенләп,

Әнигә булыштык.

Тәртипле булырга,

Эшләргә тырыштык.

Өйрәндек күптөрле

Өр-яңа һөнәргә.

Бакчада эшләргә,

Бәрәңге өяргә.

Үстердек чәчәкләр −

Ут янып торганны.

Күз явын алырлык

Кызылны, алларны.

Башлар да ял итте,

Әзербез укырга.

Төпле белемнәрне

Мәктәптә алырга.

Исәнме, мәктәбем!

Сагынганбыз сине.

Укытучым елмаеп

Каршы алды мине!

Роза Әмирова, Яр Чаллы, 41нче мәктәп укучысы.


 

САБАК АЛДЫМ

Беләсезме, бик яратам

Баллы әйбер, кәнфитләр.

Мондый гадәтем барлыгын

Белә инде әниләр.

Баллы тортлар, кәнфит, шикәр

Миңа гына булсыннар.

Кайнатмалар, кәрәзле бал −

Барсы да минем дуслар!

Бакчабызда бал кортлары

Бал ташый чәчәкләрдән.

Бабам алар белән бик дус,

Мин карыйм тәрәзәдән.

Беркөн бабай балны кертеп

Куйды өстәлгә каплап.

Аю баласыдай күзем

Тора бит шуңа карап.

Бабай, ахры, сизде моны,

− Бергә чәй эчәрбез, − ди.

− Бал файдалы, тик кайвакыт

Зыянлы да була, − ди.

Түзеп торып буламы соң,

Әгәр булса шундый җай?!

Әби-бабай күрмәгәндә,

Алдым да каптым, малай.

Ай-яй тәмле икән балы,

Бер кашык, ике кашык.

Бит-куллар бетте буялып,

Урамга чыктым чабып.

Бал исен сизепме шулчак

Урады бал кортлары.

Качып котылып булмады,

Чактылар бит-кулларны.

Кабардылар кулларым да,

Кысылдылар күзләр дә.

− Менә шулай була! − дигән

Ишетелә сүзләр дә.

Битләремә салкын куеп,

Әби мине шелтәли.

Бабай көлә: «Бигрәк яхшы

Өйрәткәннәр үзен», − ди.

Шуннан бирле мин, дусларым,

Бал, кәнфит бик ашамыйм.

Һәрнәрсәне рөхсәт белән

Сорап кына алам мин.

Нәни генә бал кортлары

Бирделәр яхшы дәрес.

Киңәшем шул: һәркайсыгыз

Яшәгез һәрчак дөрес!

 

ЕЛМАЕРЛАР БАРЧАСЫ

Кайчак шулай шаккатып,

Миңа сорау бирәләр.

− Син елый да белмисеңдер,

Гел шаян, шук, − дияләр.

 

Елаганны башкаларга

Күрсәтәләр димени?!

Елмаеп-көлеп торганнан

Бер җирем дә кимеми.

 

Минем елмаюым күреп,

Әнием дә сөенсен.

Абый кебек булырмын, дип,

Сеңлем дә үрнәк итсен.

 

Илем тыныч булсын берүк,

Телем юкка чыкмасын.

Шул чагында чын күңелдән

Елмаерлар барчасы.

Рәфис Минһаҗев, Чистай шәһәре, 3нче гимназия укучысы.


Җәй үтеп бара    

Татарстан картасында
Урнашкан ул төн
ьякка.
Әгерҗегә еш кайтабыз,
Әбиләргә кунакка.

Еш барабыз урманга

Гөмбәгә, мәтрүшкәгә.

Кайнатма ясар өчен,

Җиләккә-тәмлүшкәгә.

Печән вакыты җиткәч
Чыгабыз болыннарга.
Әти чапкан печәнне
Тырма белән җыярга.

Көтү көтәбез җәйләүдә,

Су буенда ял итеп.

Сизелми вакыт үткәне,

Үтә-китә ялт итеп.

 

Самат СӘРВӘРОВ, Яр Чаллы, 2 нче гимназия укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев