Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Туган авылым – Дусай

4нче сыйныф укучысы Алисә Мубаракшина туган авылына багышлап шигырь язган.

Яратам мин Дусаемны
Урман, кырлары өчен.
Тау астыннан агып чыккан
Көмеш сулары өчен.

Су буйларында үскән
Бөдрә таллары өчен.
Болындагы хуш исле
Матур чәчәкләр өчен.

Балыклы һәм камышлы
Шыя елгасы өчен.
Сандугачлы һәм тургайлы
Әрәмәлекләр өчен.

Санап бетерерлек түгел
Авылым матурлыгын.
Төзек йортлар, айлы мәчет –
Дусаем горурлыгы.

Синдә калырмын мәңгегә.
Мин – синең нәни кошың.
Күңелемә якын язың,
Җәең, көзең һәм кышың.

Алисә Мубаракшина, Мамадыш районы, Дусай авылы, 4 нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев