Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Топольләр

***

Гөлләр үстерәм

Татар авыллары ямьле,

Күренә әллә каян:

Һәр йортның тәрәзә төбе

Чәчәкләр белән тулган.

 

Өй гөлләре төрле-төрле,

Һәммәсе шау чәчкәдә.

Зәңгәре – кыңгырау чәчәк,

Хәтта бар ак кәләш тә.

 

Чәчәк аткан гөл яратам,

Тамчы гөл бигрәк матур!

Яран гөлнең яктысыннан

Өйләргә тарала нур.

 

Миләүшә чәчәгенең дә

Бар шомасы, бар агы.

Була тагын, шаккаттырып,

Бөдрәләнеп торганы.

 

Гөлләр һәркемдә дә үсми,

Игътибар таләп итә.

Эшчән, тырыш кешеләрнең

Гөле дә яхшы үсә.

 

Кул эшләре яратам

Җәй җитүен сагынып көттем

Кул эшләре эшләргә.

Теләгем – зур картиналар

Чигеп өйгә элергә.

Чалыштырып чигеп куйдым

Җете кызыл мәкләрне.

Тасмалардан үреп тектем

Алсу гөлчәчәкләрне.

Алмазлы чигү бик матур

Төрле-төрле ташлардан.

Күз явын алып җемелди,

Күренә әллә кайлардан.

Кул эше түземлек сорый,

Төгәллеккә өйрәтә.

Күңелне тынычландыра,

Матурлыкны күбәйтә.

Чигүләрне яратабыз,

Бергәләшеп эшлибез.

Шул матур сурәтләр белән

Өебезне бизибез.

 

Топольләр

Су буенда пар агачлар –

Йөзьяшәрлек топольләр.

Бер-берсенә сыенып,

Шаулашып утыралар.

 

Тамырлары төпкә киткән,

Буразналап сибелгән.

Ярны гүя тотканнар да

Саклыйлар ишелүдән.

 

Изге чишмә суы эчеп,

Гомергә тукланалар.

Аларны күргән кешеләр

Агачка сокланалар.

 

Бернинди җил-давыллар да

Топольне сындыра алмый.

Читтән кайткан авылдашлар

Су буйларына атлый.

 

Изге чишмә суын эчә,

Борау чишмәсен карый.

Топольләр күләгәсендә

Узган гомерен барлый.

 

Ә бала-чагага нәрсә –

Сарыклар куа-куа,

Өйле уйный, тополь төбе

Аның фатиры була.

 

Ник яшәмәсен топольләр,

Алар һәркемгә кирәк.

Су буенда чишмәләр һәм

Топольләр изге бизәк.

 

Роза Әмирова, Чаллы шәһәре, 41нче мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев