Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Толстойны беләбез

Мавыктыргыч һәм файдалы.

Президентыбыз Р.Н.Миннеханов тарафыннан  2018 нче  ел Татарстанда Л.Н.Толстой елы  дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан  10 сентябрь  бөек рус язучысының  иҗаты белән танышу өчен бердәм тематик көн итеп билгеләнде.

           Безнең 72 нче балалар бакчасы да бу чаралардан читтә калмады, төркем тәрбиячеләре  бик кызыклы, мавыктыргыч  чаралар әзерләделәр. Балалар  Лев Толстойның тормыш юлы, иҗаты турында презентацияләр карады, әкиятләрен, хикәяләрен сәхнәләштерде, фикер алыштылар. Әлеге әсәрләр бик тәрбияви, балаларны уйландырырлык . Ә менә 10 нчы һәм 6 нчы төркем балалары тәрбияче апалары белән “Чәүкә һәм чүлмәк” әсәрен укып кына калмыйча, хәтта эксперимент та үткәрделәр.Чыннан да,  аз сулы савытка ташлар салсаң, су күтәрелә икән!

     Балаларга  әлеге чаралар бик ошады. Нәниләребезнең алган тәэсирләре  күңелләрендә озак сакланыр дип ышанабыз.

Алсу Даутова, Чаллы шәһәре, 72 нче «Антошка» балалар бакчасы, өлкән тәрбияче

Фәйрүзә Шәйхуллина, татар теле тәрбиячесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев