Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Телефон

12 яшьлек туган көненә Илсурга яңа телефон бүләк иттеләр. Аның иптәшләрендә әле мондый “текә” әйбер юк иде....

Илсур белән Илфат бәләкәйдән үк дус булганнар. Гел бергә йөргәннәр, урамда уйнаганнар, бүтән кызлар һәм малайлар белән дә аралашканнар.

12 яшьлек туган көненә Илсурга  яңа телефон бүләк иттеләр. Аның иптәшләрендә әле мондый “текә” әйбер юк иде. Алар бу телефонга кызыгып карап тордылар, һәркайсы  аның белән уйнарга теләде. Тик якын дусты Илфат кына битараф иде.  

 Көннәр үтә торды.  Илсур тәмам урамга чыгудан туктады. Ул көне-төне телефонга текәлеп утырды. Көн саен Илсур янына Илфат килеп торды, аны урамга иптәшләре белән уйнарга чакырды. Ләкин, Илсур күзләрен телефоныннан алмыйча гына: “Минем вакытым юк”, – дип җавап бирә иде.

 Илфат аның янына килүдән туктады, тик Илсурга  барыбер иде, чөнки ул якын дустын телефонга алыштырды.

 Беркөнне  малайның телефоны кабынмады. “Әллә ватылган инде... Хәзер миңа нишләргә?”- дип уйлады Илсур. Ары бәрелде, бире бәрелде, телефон гына эшләп китмәде. Малайга бик күңелсез иде.Телефонын кырыйга куеп,ул  урамга чыгып китте. Балалар чабышып, сикерешеп, куышып уйныйлар. Беркем дә аңарга игътибар итмәде, аның белән аралашырга теләмәде. Шунда гына Илсур нинди зур хата кылганын аңлады. Ул аларның барысыннан да гафу утенгәч кенә, алар кабат малайны үзләре янына чакырдылар.

  Тик Илфат кына үзенең иң якын дустын гафу итәргә ашыкмады. Ул аны акылга утыртырга уйлады. Аның белән сөйләшмәде, урамда уйнамады. Никадәр генә Илсур аннан гафу үтенсә дә, Илфат аңа җавап бирмәде.

 Берничә көннән соң гына алар яңадан дуслаштылар.  Илсур да телефонын кирәк вакытта гына куллана башлады.

 

Дилбәр Вәлиәхмәтова , 6 нчы сыйныф укучысы, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен урта мәктәбе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев