Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Татулыкта көч

Дуслык – безнең девиз.

Сыйныфыбызда без унөч                                       

Бердәмлектә безнең  көч,                 

Сынатмыйбыз беркайда,  

Дуслык – безнең девиз ич.                                     

Укуын да укыйбыз,                              

Спортта сынатмыйбыз.                  

Берәр концерт, бәйрәм булса,   

Һичкемнән калышмыйбыз.                  

Һәрберебез ярдәмчел,        

Киң күңелле кешеләр.              

Тимурчылыкка йөрибез,           

Эшлибез игелекләр.        

Арабызда  җырчылар бар,        

Бар бездә көрәшчеләр.

Оста тегә белүчеләр,

Бик матур биючеләр.

Тату булып яшәү рәхәт,

Киңәшләшеп,  серләшеп.

Хыял канатында йөзеп,

План корып,  берләшеп.


Камилә Мөхетдинова, Балтач районы, Бөрбаш мәктәбе, 6нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев