Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тамгалы блокнот

«Җәйгә планнар бик зурдан быел» дип яза безгә Балтач районы Карадуган гимназиясеннән Рәйсә Абдуллина. Нинди планнар икән ул?

Иң башта рус теленнән ОГЭны яхшылап тапшырырга, аннан соң практиканы тәмамларга да... Ял да итсәң була инде.

Башта, Сәләтнең «Болгар Туган Тел» аланына барсам, аннары инде «Артек»ка барып булмасмы, дим.

Шулай ук, яшь язучыларның «Зеленый Листок» фестиваленә гаризалар җибәрелде, аның нәтиҗәсен көтәм. Әле бакчадагы эшләр дә, көтүгә чыгулар да кү-ү-үп булыр.

Минем фикеремчә, җәйнең һәр мизгеленең, һәр секундының тәмен, кадерен белеп, ашыкмыйча үткәрергә кирәк.

Шулай ук, алдан план төзеп, барлык эшлисе эшләрне барлап куйсаң да бик яхшы.

Планнар үтәлсен өчен, һәр сәгатькә эшлисе эшне аерым блокнотка язып барырга, эшләсәң, «галочка» белән билгеләргә, һәм көн саен, «галочка» санын арттыра барырга тырышырга кирәк.

Рәйсә Абдуллина, Балтач районы, Карадуган гимназиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев