Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Табигатьнең мин яраткан почмагы

Мин Балык Бистәсе районының иң гүзәл җирендә - Күгәрчен авылында яшим.

Ул районыбызның иң зур авылларының берсе. Туган авылым булгангадыр, аның миңа һәр почмагы якын һәм матур. Авылыбызда эшләп торучы ике мәчет, олы мәктәп, мәдәният йорты, кибетләр бар. Авылыбызда тормыш гөрли.

Табигатенә килгәндә, авыл буйлап Суша елгасы ага, агач-куакларга да бай безнең авыл. Камышлык дигән җирдә ел саен Сабан туе үткәрелсә, әрәмәлеккә яисә Изгеләр чишмәсе дигән урынга без, мәктәп укучылары, табигать кочагына чыгарга яратабыз. Миңа иң якын урыннарның берсе – Изгеләр чишмәсе. Бу урында авылдашларыбыз Коръән укып, “Изгеләр ашы” да үткәрәләр. Ә без һәр көзне шунда мәктәп укучылары һәм укытучылары белән  экскурсия ясыйбыз. Монда мин күңелемә ниндидер тынычлык алам. Якын тирәдә генә урман башлана, ерак түгел Суша елгасы сузылган.  Эх, рәхәт тә соң бу урында! Яратам шунда барып, киң болыннарда ял итеп кайтырга. Авылыбызның табигатенә сокланам!

Гүзәл Әгъзәмова – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

 

 

 

          

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур язылган, Гүзәл , син Молодец, шундый матур итеп күз алдына китергәнең, туган авылдан киткәнгә инде 42 ел була...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик күңелле яши безнең Күгәрчен авылыбыз, гөрләп күмәкләшеп, дус-тату яшиләр, ул бит күренеп тора молодецлар, безнең авыллар, Мин сезнең өчен бик рәхмәтлемен чиста матур, тырышып күңелле яшиләр.