Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

ТАБИГАТЬ БЕЛӘН БЕРГӘ

Укучыларыбыз иҗаты

Урман юлыннан барабыз,

Шундый рәхәт саф һава,

Әй, ходаем, рәхмәт сиңа,

Кодрәтең киң булганга.

 

Кешеләргә яшәү өчен,

Дөньяда бар уңайлык,

Суы, җире, һава-күге,

Булсын бары тынычлык.

 

Ходай биргән байлыкларның

Кадерен белсәк иде.

Бар халыклар бердәм булып,

Тату яшәсәк иде.


БЕЗ АГАЧ УТЫРТАБЫЗ

 

Һәр яз саен шәһәремдә

Гөрли матур өмәләр.

Без агачлар утыртабыз

Зурлар белән бергәләп.

 

Бу агачлар ямь бирерләр,

Үсеп тирә-якларга.

Рәшәткә белән ураттык,

Кирәк яшьтән сакларга.

 

Көн дә үтәм яннарыннан

Яфракларыннан сыйпап,

Кайсыбыз тизрәк үсәр, дип, 

Шуларны йөрим уйлап.

 

Гаилә күрке бала белән,

Табигать яме агач белән.

Яшәү көче, чиста һава

Бирә агач, шуны беләм!


Яр Чаллы шәһәре 19нчы санлы"Алёнка" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Гөлсинә Гәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь шигырьләр