Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

 Ә син шуа беләсеңме?

Мин кечкенәдән тимераякта шуарга яратам. Кыш җитү белән без дуслар белән шугалакка ашыгабыз.

Анда куышлы да, байрак алышлы да, хәтта хоккей да уйныйбыз. Ярый әле авылыбыз үзәгендә шугалак бар!

 Үткән елны район үзәгендә боз сарае ачылды. Кышкы каникулларда туганнар белән шунда бардык. Андагы күңеллелек... Олысы да, кечесе дә тимераякка баскан. Шулай булмыйча, ул бит сәламәтлеккә дә файдалы. Эх, рәхәт тә соң бозда элдертүе. Боз сарае безгә җәй көне дә  тимераякта шуарга мөмкинлек бирер дип ышанам.  Тимераякка басмаучыларга мин тиз арада моны эшләргә киңәш итәм, үкенмәссез!


Гүзәл Әгъзәмова, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе, 5нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев