Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Шомыртым чәчәк атты

Чаллы шәһәренең 14нче гимназия укучылары яза. Җитәкчеләре: Хафизова Ләйсән Мирзаяновна.

Сары болын
Кояш җиргә бүген чәчкән
Сап-сары чәчкәләрен.
Гүя казлар болынга
Җибәргән бәбкәләрен.
Алар шундый йомшаклар,
Иркәлиләр битемне.
Үреп кидем тәкыя да
Бизәп торсын чәчемне.
Болындагы матурлыкка
Сокланып туялмаслык.
Иң оста рәссам да хәтта
Шулай шәп ясамастыр.
Ильясова Айсылу, 5 нче “а” сыйныфы

Шомырт
Май аен ямьләндереп,
Хуш искә төрендереп,
Шомыртым чәчәк атты –
Тирә-юнь нурга батты.
Ап-ак матур гөлләмә
Алып кердем бүлмәмә,
Салкын суга утырттым,
Сокланып карап тордым.
Әни кайткач орышты,
Кызганды ул шомыртны:
“Өзеп алгач чәчәкне,
Булмый инде җимеше!”
Шуннан бирле шомыртка
Кул да тидермим юкка.
Җәйләр җиткәч, бергәләп,
Шомырт ашарбыз тәмләп.
Исрафилова Әдилә, 6 нчы “г”сыйныфы

Бергә эшләү
Бәрәңге утыртабыз 
Авылдагы бакчага.
Орлыкларны берәмләп
Салабыз без ызанга.
Әби сөенеп тора,
“Бисмилла”ларын укып:
“Сез утырткач, бәрәңге
Үсәр инде бик уңып”.
Шулай булмый, ни тагын!
Уңачак ул, әлбәттә,
Чөнки бергә эшлибез,
Ни генә эшләсәк тә!
Хаҗиева Ләйлә, 7 нче а” сыйныфы

Өмә
Бакчабызга чыгып беркөн
Өмә ясап җыештырдык.
Көздән калган яфраклардан,
Чүп-үләннән чистарттык.
Агачларның кәүсәләрен 
Ак буяуга буядык,
Төпләрен йомшарткалап,
Ашлама салып куйдык.
Җир чистарып, рәхәтләнеп,
Иркенләп сулыш алды.
Бакчабыз, рәхмәт әйткәндәй,
Елмаеп-көлеп калды.
Зәйдиева Рүзилә, 6 нчы “г” сыйныфы


«Фирменный» бәрәңге
Ялга кайткач авылга,
«Фирменный» бәрәңге белән
Сыйлады безне әти,
Кап-кайнар көлдә пешкән!
Кетерди кабыклары,
Эчләре ярмаланган,
Мондый шәп бәрәңгене
Юк иде әле ашаган.
Әти мактап ашата:
“Файдалы ул, карагыз,
Кабыгы-ние белән
Бергә чәйнәп йотыгыз.
Безнең балачак чипсысы
Шушы инде, белегез.
Шуны ашап, нык булып,
Көчле булып үстек без!”
Гобәйдуллина Дилә, 6 нчы “г” сыйныфы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев