Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Шайтан ничек Равилгә сабак биргән?

Яшәгән, ди, Равил исемле бер малай. Кайвакыт ул анасын тыңламаган, ә бер көнне хәтта үзенең сүзләре белән елаткан да.

Шуннан соң бер төнне ачык тәрәзәдән Равил янына Шайтан сикереп кергән дә үзенең олы капчыгына салып алып киткән. Равил елый, тибенә, ләкин шайтанга барыбер. Шайтан үзенең таягы белән суга да җир дөберди-дөберди ачылып китә һәм аларны алып кереп киткән. Берзаман Равилне капчыктан чыгарган. Караса, Шайтан ут яккан һәм шунда казанын элеп куйган!

Шайтан Равилгә:

– Беркая да кача алмыйсың, мин сине хәзер казанда салам, – дигән.

– Нигә? – дип кенә җавап бирә алган коты очкан малай.

– Сине һәр көн фәрештәләр күзәтеп тордылар. Алар синең үз анаңны рәнҗеткәнеңне күрделәр, миңа сине алып китәргә куштылар.

– Зинһар өчен, гафу ит мине. Мин...мин...гаепле, – дип елап җибәргән малай.

– Син миңа анаңны кадерләргә һәм санларга сүз бир башта, – дигән Шайтан йомшарып.

Равил ант иткән. Шайтан аны өенә илтеп куйган, ди. Шуннан соң Равил анасын хөрмәтләгән һәм яраткан, картайгач та шулай тәрбияләгән, ди.

Рүзәл Шәмсевәлиев, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен урта мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев