Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Шаян онык

Зәй шәһәреннән килгән шигъри күчтәнәч.

Шаян онык

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,
Оныгың җитез икән,
Бәйрәм буласын сиздереп
Инде килеп тә җиткән.

Урманнарга, кырларга
Энҗедәй ак кар сипкән,
Агачларның ботагына
Ак мамык элеп киткән.

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,
Оныгың чая икән,
Малайларның, кызларның
Бит очларыннан үпкән,
Бит очларыннан үпкән дә
Алмадай алсу иткән.

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,
Әйт әле оныгыңа,
Безнең белән тау шуарга
Килмәс микән ул монда.

Максимова Ирина, Зәй районы Түбән Биш мәктәбе.

Туган көнгә бүләк

Туган көнем килеп җитә
Кыш бабай белән бергә,
Шуңа күрә Кыш бабай
Бик күп бүләкләр бирә.

Әтием, син туган көн дип
Акчаңны бик күп тотма,
Кызыгыз да берәү генә,
Анысын да онытма.

Бүләк - бүләк инде ул,
Бик күп бүләк сорамыйм,
Матур күлмәк, бер зур курчак
Һәм бер велик та ярый.

Абыем да берәү генә,
Аңа да бәйрәм, димәк.
Шулай булгач, аңа да,
Кечкенә бүләк кирәк.

Бүләк - бүләк инде ул,
Аны сорап алмыйлар.
Шунысы бит - сорамасаң
Бүләксез калуың бар.

Максимова Ирина, Зәй районы Түбән Биш мәктәбе.

Горурлыгым минем - Зәй калам

Татарстан - минем Татар илем,
Ә Казаным - минем Башкалам,
Туган жирем минем - Зәй төбәге
Казан каласыннан нур ала.

Туган ягым минем - Зәй төбәгем,
Гүзәллеккә синдә чикләр юк,
Күпмилләтле халык балалары
Дус яшибез - бездә читләр юк.

Татарстан горурлыгым минем,
Гүзәл Зәем синең бер балаң.
Шәһри Казанымнан нурлар алып,
Мәнге яшә минем Зәй калам!

Евгений Максимов, Зәй, 9нчы мәктәп 8нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев