Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Саумы, изге Рамазан!

Рамазан, син шифалы да, авыруларга сихәт тә...

Саумы, затлы Рамазан!
Нур таратып, түрдән уз!
Һәр мөселман сине көтә,
Бик сирәк киләсең, дус!

Елга бер генә килсәң дә,
Күпме бәрәкәт синдә.
Шул айда кылган изгелек,
Шактый савапка ия.

Рамазан, син бик күркәмсең,
Шатлык белән киләсең,
Кырыс булган йөрәкләргә,
Йомшаклыгың бирәсең.

Рамазан, син бәрәкәтле!
Безгә өмет ачкычы.
Барлык кылган изге гамәл
Төзи Жәннәт баскычы.

Рамазан, син шифалы да,
Авыруларга сихәт тә.
Син килгәндә, бар галәмнең
Тәне-жаны рәхәттә.

Әле дә ярый Рамазан бар,
Аллаһның зур бүләге.
Изге айда чынга ашсын,
Һәркемнең үз теләге. 

Камилә Әхмәдиева — Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев