Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Сагышлы яз

«Әкрен генә ямьле язлар килә, Кояш карый безгә, көләч елмаеп...» Миргалимова Зәлия шигыре.

Әкрен генә ямьле язлар килә,
Кояш карый безгә, көләч елмаеп.
Тик еракта бик күп туплар шартлый,
Тынычлыкны алып, йөрәк сыкратып.

Яшь егетләр, ирләр, гомерләрен аямыйча,
Сугыш кырларында ятып калалар.
Балалары, хатыннары кан-яшь түгәләр,
Төшләрендә очрашулар көтәләр.

Их, син сугыш! Кемнәр уйлап тапкан,
Биш хәрефле җан өшеткеч сүзне.
Бик сирәкләр аннан исән кайткан,
Күңелендә асып авыр йөкне.

Миргалимова Зәлия, 7 нче сыйныф, Актаныш районы, Теләкәй мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев