Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Сабантуй!

Ике дә уйламыйча, Сабантуйга килегез!

Барыбыз бергә җыелып,

Барабыз Сабантуйга.

Уйныйбыз шау-гөр киләбез,

Тәмле ризык табында.

Уеннарның ниндие юк,

Көрәш, ат чабышы, йөгерү.

Ә инде азакка таба,

Әтәч алырга менү.

Керәбез уеннарга без,

Бүләк отып чыгабыз.

Ә инде бүләк отмасак,

Бер дә моңсуланмыйбыз.

Һәр кешенең кәефе бар,

Һәммәсе күңел ача.

Җырлыйлар да, бииләр дә,

Менә сиңа тамаша.

Әгәр моңсуланып,

Өйдә утырсагыз сез,

Ике дә уйламыйча,

Сабантуйга килегез! 

Дилбәр Сабирова, Актаныш районы Богады мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев