Роберт Миңнуллинга ияреп
Чаллы шәһәрендәге 41нче мәктәпнең «Ак каурый» әдәби түгәрәге укучылары Роберт Миңнуллинга ияреп шигырьләр язганнар.
Роберт Миңнуллинның «Юкка малай булганмын» шигыренә ияреп
Сеңел буласым калган,
Ә мин апа булганмын.
Иркә буласым калган,
Иртәрәк шул туганмын.
Сеңел булу бик рәхәт,
Сорамыйсың да рөхсәт.
Кирәкле әйбереңне
Аласың гына. Рәхәт!
Зыян эшләп куйса да
Миңа җавап бирәсе.
Егылмасын, пешмәсен,
Барысын миңа күрәсе.
Тәмле, матур әйберләр
Беренче сеңелемә.
Яратам, ә үртәлү
Яши минем күңелдә.
Юкка апа булганмын,
Калган сеңел буласым.
Үртәлүне басар өчен,
Яңадан бар туасым.
Гатиятуллина Зилә, Яр Чаллы, 41 нче мәктәп, "Ак каурый«әдәби түгәрәге әгъзасы
Роберт Миңнуллинның «Көчек күрдем» шигыренә ияреп
Әни, мин уйнаганда,
Песи күрдем урамда.
Ул шундый нык арыган,
Ун көнләп ашамаган.
Аны болай калдырмыйк,
Өйгә без алып кайтыйк?!.
Әти, мин уйнаганда,
Песи күрдем урамда.
Ул мияу диеп дәшә,
Үзе шундый кечкенә.
Аннан зыян күрмәсбез,
Алып кайтыйк өйгә без?!.
Әби, мин уйнаганда,
Песи күрдем урамда.
Әдәпле үзе шундый,
Ашарга ипләп сорый.
Булмаса да тычканнар,
Без булырбыз чын дуслар.
Бабай, син мине аңла,
Песи күрдем урамда.
Без аны өйгә алыйк,
Тәмле сөт биреп карыйк.
Миңа ул бик тә кирәк,
Чын дуслар җирдә сирәк.
Кичә мин уйнаганда,
Песи күрдем урамда.
Песине алмадылар,
Мине аңламадылар.
Өлкәннәр бар да парлы,
Ә миңа иптәш бармы?
Закирова Әдилә, Яр Чаллы, 41 нче мәктәп, "Ак каурый"әдәби түгәрәге әгъзасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев