Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Рәхмәт сүзләре - укытучыбызга

Фидәния Әхияр кызы – нәкъ икенче әниебез. Ул безгә – укучыларына җил-яңгыр тидерми, кирәк чакта тыныч һәм ягымлы тавышы белән киңәшен бирә.

Дөньяның, табигатьнең матурлыгын күрергә дә безне апабыз өйрәтә. Дүртенче сыйныфта укысак та, укытучы апабыз белән бергә төрле җирләргә сәяхәт иттек. Минемчә, иң мөһиме: Фидәния Әхияровна безнең белән тигез аралаша. Шуның өчен без үзебезне өлкән, җаваплы хис итәбез. Бер-беребезгә игътибарлы, ярдәмчел булырга тырышабыз.

Укытучыбыз безне алып барган Мөслим туган якны өйрәнү музее, район үзәк балалар китапханәсенә оештырылган экскурсиялар бик кызыклы үтте. Сәламәт тормыш  рәвешенә өндәп укытучыбыз безне һәрдаим  район үзәгендәге  “Нептун” бассейнына алып төшә.

Укытучыбыз! Сез – белем йортында  безнең өчен иң якын кеше! Рәхмәт Сезгә!


Султанов Алексей, 4 сыйныф, Түбән табын сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар өчен интернат мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев