Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Песиләр оча белми шул...

Чаллы шәһәре, 41нче мәктәп укучылары иҗаты.          

Сыйлыйм

Буранлы кышта

Карыймын тышка.

Килеп утырган

Песнәк агачка.

Җимлеккә салган

Ризыкны чүпли.

Рәхмәт әйтергә

Хуҗасын эзли.

Ә мин сөенәм

Килгән һәр кошка.

Сыйлармын сезне

Яз-көзен, кыш та.

Амелия Галиәскәрова, 5И сыйныфы.  


Песиләр оча белми шул...

Песигә кышын

Әзәя эшләр.

Тычканнар качкан,

Инде ул нишләр?

Әнә чыпчыклар

Җиргә кунганнар.

Песи аларны

Тотарга уйлар.

Посып утыра:

– Хәзер сикерәм,

Минут эчендә

Тотып бетерәм!

Чыпчыкмы инде

Тоттырып тора!

Песине күргәч,

Пырхылдап оча.

Кошлар канатлы,

Оча да китә.

Песиләр бары

Сикерә белә.

Данир Абдуллин, 5И сыйныфы.


Утыра иде туңып

Иртән бакчада

Күрдем бер кошны.

Утыра туңып,

Жәлләдем аны.

Әтием белән

Җимлек ясадык.

Иртән агачка

Элеп тә куйдык.

Көнбагыш алдык,

Ярмалар салдык.

Кошларны бүген

Шулай сыйладык.

Айзирәк Низамова, 1В сыйныфы.


Рәхмәт

Ап-ак кышта бакчабызда

Кызарып тора балан.

Мамык шәл бөркәнгән кебек,

Өсләренә кар яткан.

Баллана, тәмләнә балан,

Кырау өшетеп алгач.

Кошлар сыйлана көн дә,

Авыз итеп карагач.

Яңгырап тора агач,

Әйтерсең лә яз җиткән!

Кошларның безгә чыркылдап

Рәхмәт әйтүе икән.

Роза Әмирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев