Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Песи, песи, пескәем...

Укучылар песиләр турында яза. 1нче март – песиләр көне.

Йомшагым 
Песи, песи, нәнием,
Минем матур бәбием.
Йомшак матур ак йонлы,
Яратасың уенны.

Ашыйсың килсә, әгәр,
Син мырылдап йөрисең.
Минем арттан йөгереп, 
Ничек бер дә туймыйсың?

Үзең йомшак, үзең елак.
Ә шулай да яратам.
Көндә тәмле-тәмлеләрне
Сиңа гына ашатам!

Сәйдә Гыйльметдинова, Чаллы шәһәре.

Кызык сабак

Песи баласын жәлләп,
Алып кергән идем өйгә.
Ә ул әрсез булып чыкты.
Менә инде бөтен җиргә.

Әни әйтә: "Бәләкәчне
Кирәк, кызым, өйрәтергә.
Уйнап кына эш бетми ул,
Төшендер син һөнәрләргә".

Мәктәп кенә җитми инде,
Тагын бер эш килеп чыкты.
Бәләкәчкә сабак бирү —
Вакытымны минем тотты.

Өйрәтәмен төрле эшкә,
Сөт эчерәм Бәләкәчкә.
Сабак бирәм, ул тыңламый,
Өйрәнергә һич уйламый.

Үскәч үзе белер әле,
Койрыгына җеп бәйләдем.
Җеп очына кәгазь тагып,
Тычкан итеп әйләндердем.

Һай сикерде, һай чапты,
Идәннәрдән утлар чыкты.
Үзе җитез, күзләр шуктыр,
Аннан уңган песи юктыр.

Шуннан арып йоклап китте,
Начар гадәтләр дә үтте.
Шулай һәркөн «тычкан куып»
Сабакларым бетеп китте.

Мөхтәсимова Әминә, Чаллы.


Мырауҗан 

Бер җәйге матур иртәдә, ишек алдында уйнап йөргәндә, кемнеңдер ачынып елаган тавышын ишеттем. Як-ягыма карандым. Беркем дә юк, ә елаган тавыш һаман да ишетелә. Мин тавыш буенча барсам, бакчада үскән печәннәр арасында бер бик матур, кечкенә генә песи баласын күрдем. Ул шундый курыккан, ачыккан иде. Мин аны кулыма алырга теләдем, ләкин песи баласы бик курыкты. Йоннарын кабартып, ысылдап алды. Тиз генә өйгә йөгереп кердем дә, әнидән җылы сөт белән йомшак ипи сорадым. Әни биргән ашамлыкны куркып кына песи баласы алдына суздым. Ул шундый ачыккан иде, тиз-тиз генә ашый башлады. Мин аны акрын гына, сыйпадым, иркәләдем. Көн дә шулай мәче баласына ашау бирә башлагач, ул миңа ияләште. Мин аңа Мырауҗан дип исем куштым. Мырауҗан минем якын дустыма әйләнде. Гел минем янымда мыраулап йөри, без бергәләп уйныйбыз, шаярабыз. Берәр тычкан тотса, мактанып мина күрсәтә. Мин Мырауҗанны мактап сыйпыйм, горурлануымны әйтәм. Безгә песием белән икебезгә бик рәхәт.

Айгөл Фәррахова, Әгерҗе районы, Девәтернә мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев