Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Өзелгән яфрак

Өзелде дә салмак кына очып төште бер яфрак...

Өзелгән яфрак

Өзелде дә салмак кына
Очып төште бер яфрак.
Язмышына шулай язган,
Уңыш алса да туфрак.

Буйга-сынга зифа каен,
Тик сыгылган канаты.
Шул өзелгән бер яфракка 
Авыр тормыш янады.

Ятим булып күренә ул,
Кимсетелгән тоела.
Нигә аның иптәшләре
Бары көзен коела?!

Батыр булып торган яфрак
Саргаймыйча өзелде,
Карагызчы, җирдә кинәт
Матур сурәт бөтерелде.

Бу яфракны кызганырга,
Кайгырырга кирәкми.
Үз гаебен үзе таный:
"Димәк, шулай кирәк!", – ди.

Читтән караганнар күрми,
Белми аның хатасын.
Үзе шундук аңлап алды,
Инде хәзер танмасын:

Башкаларга ирек бирми,
Патша булып яшәде.
Озак түгел, бераз гына...
Ә соңыннан яшьнәде.

Бу гомернең азагында
Үкенмәс өчен бигрәк,
Артыгына нәфес сузмый,
Шөкер кылу да кирәк.


Сирәктер...

Сирәктер ул янып-көеп,
Сине генә уйлаучы.
Мәшәкатен читкә куеп,
Кайгыңны таратучы.

Табалмассың синең жайга,
Көйгә йөргән кешене.
Хәзер бик тиз үз итәләр,
Нәкъ тә шундый ишене.

Ни әйтсәң дә, чынлап торып,
Андыйлар бик сирәктер.
Юк түгел, бик сирәктер дә,
Булмаса, бик кирәктер.

Камилә Әхмәдиева — Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев