Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Онытырга хакым юк!

«Мин бабама бик  рәхмәтле. Ул безнең тормышыбыз өчен сугышкан. Бабамны онытырга хакым юк! Мин аның белән горурланам!» ди Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Гарипова Рамилә.

Минем бабам Гарипов Габдулла Гариф улы 1924 нче елда Күгәрчен авылында туган. Алар дәү әнием белән бергә  биш бала үстергәннәр. Иң кечесе - минем әтием. 
Бабам  1942 нче елның 10 нчы августында сугышка алына. 1942 нче елда - сул кулы, ә 1943 нче елда уң аягы яралана. 1944 нче елда бабай сугыштан яраланып кайткан. 
Бөек Ватан сугышында  минем бабам Ленинград блокадасында катнашкан. Бабайның бик күп медальлары, орденнары  бар. Дәү әнием гел аның медальләрен алып искә төшерә иде.
Мин бабамны күрә алмадым, чөнки ул мин туганчы вафат булган, ләкин дәү әнием аның турында сөйли иде.  Хәзерге вакытта дәү әнием дә, бабам да исән түгел. Тик мин бабама бик  рәхмәтле. Ул безнең тормышыбыз өчен сугышкан.  Бабамны онытырга хакым юк ! Мин аның белән горурланам!

Гарипова Рамилә – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев