Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Очрашырга язсын!

Җәй. Ямьле җәем дә үтеп китте.

Укулар башланды. Хәзер бары тик уку, уку, уку.

Тик менә бер дә күңелемнән чыкмый җәйнең истәлекле көннәре.  Бу көннәрне мин Казан шәһәрендә оештырылган лагерьда үткәрдем. Бу лагерьне" Талантлар университеты" дип йөртәләр. Безне барыбызны да төрле отрядларга бүлделәр. Мин бадминтончылар һәм теннисчылар отрядында идем.  Безне шул хәтле көләч йөзле әйдәманнар каршы алдылар. Безнең өчен дип, отрядларга бүлгәнче, концерт куйдылар. Бу концерт безгә бик ошады.

Ә Раил абый - безнең әйдаман - бик әйбәт кеше.  Ә беләсезме, ул ундүрт яшеннән үк популяр булган. Унҗиде-унсигез яшендә барлык илләрне дә диярлек айкап чыккан. Ул безгә бик күп мәгълуматлар бирде, күңелебезне төрле яклап баетты.

Айгөл,  Вилдан, Алексей, Диләрә апалар да үз эшләрен менә дигән башкардылар. Айгөл белән Вилдан - безнең волонтерлар. Алар безгә һәрвакыт булышып тордылар. Алексей һәм Диләрә апа - безне барлап йөрүчеләр. Алар оста теннисчылар, Республика җиңүчеләре. 

Ә инде бер бүлмәдә торучы дус кызым Әдилә бик әйбәт, тәртипле кыз булып чыкты. Елаган чагымда миңа гел әйтә иде: "Ела, ела, үзеңә рәхәт була," - дип. Мин аңа рәхмәтлемен. 

Ахыргы көн бик ямансу үтте, чөнки кешеләр белән якынаясың гына, ә аннары тагын хушлашырга кирәк. Кайбер кеше әйтә:"Бүтән очрашмабыз инде,"- ди. Тик алай түгел, мин алай уйламыйм. Очрашырга язсын. Лагерьларда, бадминтон, теннис залларында!

Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Муллахмәтова Чулпан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев