Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әниемнең чәчләре үлән кебек йомшак, тавышы җәйге җил кебек назлы...

Мөслим районы Тат.Бүләр урта мәктәбе укучылары әниләре турында яза.

Минем әнием

Әниемне бик яратам. Ул минем киемнәремне юа, тәмле ризыклар ашата, матур чәчәкләр үстерә. Дәресләремне әзерләшергә булыша. Әни бервакытта да арымый. Һәрнәрсәне әйбәтләп аңлата.Үзе дә мине бик ярата ул. Минем әниемнән дә матур, минем әниемнән акыллы кеше юк! Шулай булгач аны ничек аны яратмыйсың?! Әниемнең чәчләре үлән кебек йомшак, тавышы җәйге җил кебек назлы, күзләре йолдызлар кебек серле, йөрәге кояш кебек кайнар, ә күңеле диңгез-океаннар кебек киң. Ярый әле син бар әнием!!!


Әни – нинди матур исем

Әни... Нинди олы сүз бу. Әниләр җир йөзендә һәркем өчен дә иң газиз кешеләр. Миңа да әнием бик кадерле.

Минем әнием – Мансурова Фәридә. Ул бик уңган. Аның пешергән ашлары, камыр ризыклары телеңне йотарлык була. Өй эшләрен бик яратып башкара әниебез. Өйне тутырып үсүче матур-матур гөлләр дә әниемнең хезмәт җимеше. Ул безне дә ялкауланмаска, хезмәт сөяргә, эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәтә. Әнием бик авыр хезмәт – шәфкать туташы һөнәрен сайлаган. Ул үз һөнәренә бик җаваплы карый, аны авылдашларыбыз бик хөрмәт итә. Әниләрне саклыйк, кадерлик.

Мансуров Нәргиз, 3 нче сыйныф.


Дөньямның яме син, әнием!

Әни - иң газиз, якын кешеләрнең берсе. Ул минем дөньямның яме. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа шатлыклар гына китерә. Мин әниемә кулымнан килгәнчә булышырга, аны борчымаска тырышам. Әнием миңа дәресләремне әзерләшергә дә булыша, сорауларыма сабыр гына җавап бирә. Ә минем мәктәптән кайтуымны тәмле ризыклар пешереп көтә. Без серләшеп тәмләп чәй эчәбез. Минемчә, бу зур бәхет! Ярый әле, әти-әнием янәшәмдә. Мин гаиләмне бик яратам.

Фирзәр Гиздуллин, 3 нче сыйныф


Безнең әбекәй

Безнең әбекәнең исеме – Мәрзия. Ул бик ягымлы һәм игътибарлы. Әбиебез безгә тәмле ризыклар пешерә. Чиста, ап-ак киемнәр әзерләп бирә. Үзенең киңәшләре белән һәрвакыт ярдәм итә. Безне дус, тату булырга өйрәтә. Без әбиебезне яратабыз.

Нурислам Мирзаянов, 3 нче сыйныф


Фирая әбием

Минем әбием авылда туып үскән. Ватан сугышы булганда, әбием кечкенә булуына карамастан, колхозда эшләп йөргән. Фермада авыр эшләр башкарган. Гомер буе пенсиягә чыкканчы колхозда эшләгән. Минем әбием хәзер карт инде. Аңа 80 яшь. Ул бик шаян, ягымлы һәм уйчан. Безне тәмле ашлары белән сыйлый. Ул мине төрле һөнәрләргә өйрәтте. Җәй көне без гел әбигә булышырга барабыз. Мин әбиемә бәхет, шатлык, озын гомер, сәламәтлек телим. Тагын бик күп еллар безне сөендереп яшәвен телим.

Артем Яхонтов, 3 нче сыйныф


Әниемә

Әниемнең күзләре

Нәкъ шомырт төсле инде.

Холкы аның ягымлы

Бер дә усал түгел ул.

Аның тәмле ашлары,

Тәбикмәк, коймаклары,

Көндә безне сыйлый ул

Камыр ашлары белән.

Һәрчак шундый ягымлы,

Матур бул син, әнием.

Беркайчан син картайма,

Борчылма һәм авырма!

Камилә Хәбибуллина, 3 нче сыйныф


Әни

Минем әнием - Эльвира исемле. Ул балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Кечкенә балаларны яратканга, ул шушы һөнәрне сайлаган да инде. Аның күңеле дә бик нечкә. Шуна күрә чәчәкләр үстерергә дә ярата. Аеруча роза чәчәкләрен үз итә әнием. Мин әниемне бик яратам.

Раил Фазлыев, 2 нче сыйныф


Әни – бөек исем

Әниләр җирдә иң якын кешеләр. Минем әнием - Гөлназ исемле. Ул мине, абыйларымны, әтием, әбиләремне дә бик нык ярата. Әнием тәмле ризыклар пешерә, матур киемнәр ала. Кичләрен миңа әкиятләр сөйли. Без әниебезне кадерлибез һәм яратабыз.

Резеда Әбулаесова, 2 нче сыйныф


Әниләр

Бу дөньяда әниләрсез

Яшәве бик авыр бит.

Ярый әле яныбызда

Әниләр бар һәрвакыт.

Алар булса яныбызда,

Бар да тәртиптә була:

Ашлар пешә, гөлләр үсә,

Киемнәр чиста була.

Әйберләрдә тиз табыла,

Дәрес тә әзерләнә,

Апаемның соравына

Җаваплар да табыла.

Әтиемнең моң-зары да

Бик тиз чишелеш таба.

Ярый өйдә әни бар шул,

Әни булгач, бар да шәп!

Өстәлләр дә түгәрәк,

Гөрләшәбез бергәләп!

Рәмилә Галимова, 2 нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев