Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әнием шатлыгы

"Ярый әле менә Чулпаныбыз бар! Әгәр дә ул булмаса, белмим нишләр идек икән!?" Шул вакытта сөенечтән күзләрем яшьләнеп китә.

Әни - һәр балага газиз, терәк һәм таяныч ул. Күпме наз, җылылык бар бу сүздә. Әни кеше бала өчен бар нәрсәгә дә әзер, тик баласы гына бәхетле булсын. Минем дә менә бүген әниемне шатландырасым килә. Мин аңа бүләк ясыйм. Юк, мин бу бүләкне кибеттән алмыйм, ә үз кулларым белән ясыйм. Бүгенге көн - әнием көне булачак. Эх, ошаса иде бүләгем! Бүләгем ошар, Аллаһы боерса!

Беләсезме, минем бик күп тапкыр әнинең әти белән сөйләшкәндә шундый сүзләр әйткәнен ишеткәнем бар: "Ярый әле менә Чулпаныбыз бар! Әгәр дә ул булмаса, белмим нишләр идек икән!?" Шул вакытта сөенечтән күзләрем яшьләнеп китә. Мин сизәм, әнием күбрәк миңа таяна, чөнки мин гаиләдә олы бала. Юк, юк, сүз дә юк, ул әтине дә, энемне дә, хәтта "Симка" исемле мәчемне дә ярата. Ә таянычы - мин!

Әни кайтты. Бүләгем әзер, хәзер бүләк итәм. Әни бик моңсу кайтты, бәлки арганныкыдыр. Әнидән нигә шундый моңсу булуын сорадым. Әйе, ул арыган, әле нигәдер уйлап та куйган: "Кайткач, табак-савытларны юарга, ашарга пешерергә кирәк. Исәпсез-хисапсыз хатын-кыз эшләре.” Дөрес уйламаган шул: табак-савытлар юылган, өй җыештырылган, бүләгем дә әзер, кайгырырга урын юк. Шул сүзләремне әйткәч, бүләгемне күрсәткәч, әнием елмаеп куйды. Шул вакытта кочаклап та алды, үпте дә.

Мин бик шатмын. Газиз, бердәнбер кешемне сөендереп куйдым. Сез дә үз якыннарыгызны гел куандырып, шатландырып торыгыз. Алар шатлангач, үзең дә шатланасың. Адәм баласына бәхет өчен күп тә кирәкми. Әнием, бәхетле бул! Йөзеңнән елмаю китмәсен.

Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктбенең 8 нче сыйныф укучысы Муллахмәтова Чулпан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әни әниләр көне әниләр бәйрәме