Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ни әйтәсең талларга?

Азнакай районы, Урманай мәктәбе, 3нче сыйныф укучылары яза безгә.

Ни әйтәсең талларга?

Әй, көмеш сулы чишмә,

Ашыгасың кайларга?

Боргаланып-сыргаланып

Ни әйтәсең талларга?

 

Чишмә буенда таллар

Башкайларын игәннәр.

Саклагыз бу табигатьне,

Матурлыкны, дигәндәй.

Илсаф Садыйков

 

Чишмә суы

Челтер-челтер килә чишмә,

Күңелгә рәхәт бирә.

Сәламәтлек ныгый, чишмә

Суын эчкәнгә күрә!

Әмир Әхмәтгалиев

 

Дусларыма

Сулыклар күп, ә шулай да

Иң шифалысы – чишмә.

Шул чишмәне югалтмаска

Уйлашыйк әле бергә.

 

Чишмә сулары кипмәсен,

Юл өзелмәсен аңа.

Озын гомерле булсыннар,

Борчылам мин гел шуңа.

 

Борынгыдан килгән безгә

Чишмәләрнең тарихы.

Тыңлап булырмы югалткач

Чишмәләрнең агышын?

 

Яшәтик, дуслар, бергәләп,

Мең еллык чишмәләрне.

Чистартыйк кулдан килгәнчә,

Утыртыйк чәчәкләрне.

 

Чишмә гомере озайса,

Кеше дә озак яшәр.

Чишмә җырын, чишмә юлын

Онытмыйк, дуслар, бер дә.

Тимур Хәкимов

 

Табигатьне саклыйк!

Табигатьнең гүзәллеген

Саклыйк әле без, дуслар!

Җылы яктан исән-имин

Кайтсыннар безнең кошлар!

 

Җан иясенә тимичә

Чыгыйк без дәрьяларга!

Табигатьне рәнҗетмичә,

Яшик бу дөньяларда!

Айгизә Хөснуллина, Азнакай шәһәре, 9нчы мәктәп, 3А сыйныфы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев